«Татмедиа» республика агентлыгы каршындагы яшьләр советы: курс - яшь аудитория белән нәтиҗәле эшләү

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

«Татмедиа» республика агентлыгында Яшьләр советы утырышы булды, ул республиканың алдынгы медиа вәкилләрен берләштерә, алар арасында телеканаллар вәкилләре дә, студентлар медиаүзәкләре вәкилләре дә бар.

Сәламләү сүзендә «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «яшь белгечләрнең фикерен ишетергә һәм, кирәк булганда, агентлык эшенә үзгәрешләр кертергә әзер»  булуын белдерде.

Көн тәртибендә - үзара хезмәттәшлекнең яңа форматы. Катнашучылар очрашуларны квартал саен уздырырга, анда мәгълүмат киңлеген үстерү буенча яшьләр өчен конкрет инициативалар формалаштырырга тәкъдим итте.

Утырышта «Диалог Регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Марсель Гыйльмиев Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларының яшьләр арасында кайсы төре популяр булуны тикшерергә тәкъдим итте, аның сүзләренә караганда, яшьләр арасында мәгълүмат алуның төп чыганаклары - телевидение, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары, мессенджерлар.

Утырышы барышында «Татмедиа» РА җыелучылар арасында сораштыру уздырды, аның нәтиҗәләре заманча аудиториядә медиаөстенлекне ачык күрсәтте. Әлеге мәгълүматлар тәкъдим ителгән тикшеренү нәтиҗәләре белән охшаш булып чыкты. Яшь аудитория арасында яңалыклар чыганакларының абсолют лидеры - мессенджерлар, алардан соң интернет-ММЧ.

К(И)ФУ Югары журналистика мәктәбе өлкән лаборанты Егор Белоусов яшьләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итүне кисәтү юнәлешендә эшләүнең мөһимлегенә игътибар итте. Ул шулай ук куркынычсызлык, шул исәптән мәгълүмат куркынычсызлыгы, мәсьәләләрен күтәрү журналистларның һөнәри бурычы булуын искәртте. Яшьләрнең дөрес булмаган мәгълүматка, аерым алганда, дипфейк-роликларга ышанычы зур борчу тудыра.

«Татмедиа» РА җитәкчесе урынбасары Диана Василова ассызыклаганча, Совет массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм йөзеннән яңа эш форматларын тәкъдим итә һәм ММЧ өчен конкурсларны үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертә ала. Алар яшь журналистларга кызыклы булырга тиеш. Василова шулай ук, «Татмедиа» республика агентлыгы һәм тулаем массакүләм мәгълүмат чаралары тармагы өчен кадрлар резервы буларак, Советның перспективасын билгеләп үтте.

Марсель Гыйльмиев катнашучыларны «Диалог Регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмасының Диджитал-резервына керергә чакырды, ул эш табу яки, киресенчә, ММЧ яки дәүләт хакимияте органнары матбугат хезмәтләре өчен квалификацияле белгечләр сайлап алу мөмкинлеген бирә.
К(И)ФУның визуаль мәгълүмат лабораториясе мөдире Салават Мөхәммәдуллин советның конкрет чаралар һәм даталар кулган төгәл эш планын төзергә тәкъдим итте, бу инициативаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруга тагын да җитдирәк якын килергә мөмкинлек бирәчәк. «Татмедиа»РА җитәкчесе урынбасары Дмитрий Перевезенцев мәгълүматны кабул итүдә төрле буыннар арасындагы аерма турында телгә алды. Аның сүзләренчә, өлкән буын мәгълүмат алу өчен башка инструментларны һәм платформаларны куллана, ә Яшьләр советы белән консультацияләр заман белән бергә атларга ярдәм итәчәк.

Алена Струминская, ТНВ корреспонденты, төрле медиа вәкилләре арасында тәҗрибә алмашуның кыйммәтен билгеләп үтте. «Каен-медиа» шеф- мөхәррире Ришат Ярмөхәммәтов җанлы аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Советның федераль проектларда һәм грантларда яшь журналистларга ярдәм күрсәтүче булырга мөмкинлеген ассызыклады. Ул шулай ук якынлашып килүче мөһим датага - Бөек Ватан сугышы башлануның 85 еллыгына игътибарны юнәлтте, бу тарихи вакыйгага һәм халыкның батырлыгы турындагы хәтерне саклауга багышланган медиапроектлар аша яшьләрне патриотик тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International