Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсына йомгак ясалды

2025 елның 14 ноябре, җомга

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсына йомгак ясалды. Конкурс
«Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.

«Социаль челтәрләргә урнаштыру өчен наркотикларга каршы реклама видеоролигына иң яхшы сценарий» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын – Сәлахова Алина Камил кызы
II урын – Запольских Елена Константиновна (ТР Лаеш районы Башкарма комитеты)

«Наркотикларга каршы һәм /яисә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы мем, рәсемнәр сериясе» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын – Осянина Юлия Павловна
II урын – Щурова Арина Алексеевна

«Наркотикларга каршы һәм /яисә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы иң яхшы текст, шигырь, җыр, канатлы гыйбарә, шигарь» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын – Слуцкий Алексей Валерьевич
II урын – Мәхмүтова Иделия Маннан кызы
III урын – Бугурнова Марина Михайловна

«Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш керткән өчен» махсус номинациясендә җиңүчеләр:
I урын – «Антинарк» журналы редакциясе
II урын – Исхакова Ләйсән Фаукат кызы ( «Гаилә һәм мәктәп» журналы)
III урын – Низаев Юлай Азамат улы («Татар-информ» МА)
IV урын – Гайнуллина Лилия Әмир кызы («Шәһри Казан» газетасы)

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм тантаналы очрашуга көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International