Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсында җиңүчеләр билгеле!

2025 елның 14 ноябре, җомга

Конкурска барлыгы 41 гариза, 277 эш кабул ителде.     

«Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын – «Сөембикә» журналы
II урын – «Яңарыш» мәгълүмат-нәшрият үзәге (Удмурт Республикасы)
III урын – Баһаутдинов Флер Нуретдин улы, «Республика Татарстан» газетасы
III урын – «Нижнекамск-информ» МҮ
IV урын –«Яңа гасыр» ТРК

«Социаль челтәрләрдә татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча иң яхшы видеопроект» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын – Хаҗиев Ильяс Фәнил улы, «Интертат» электрон газетасы
II урын – Сафина Рузилә Хасыйм кызы, «Акчарлак» нәшрияты
III урын – Шакирова Фагыйлә Рәшит кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International