«Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республика конкурсы игълан ителә

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республика конкурсын игълан итә.  
Гаризалар агымдагы елның 21 октябреннән 16 ноябренә кадәр konkurs_tatmedia2024@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
«Социаль челтәрләрдә 5000 кадәр язылучы булган иң яхшы блог» (1 урын – 60 000 сум., 2 урын – 50 000 сум., 3 урын – 43 000 сум.)
«Социаль челтәрләрдә 5000 артык язылучы булган иң яхшы блог» (1 урын – 60 000 сум., 2 урын – 50 000 сум., 3 урын – 43 000 сум.)

Катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International