Сүзең белән зыян салма: ТР журналистларын экстремистлык һәм террорчылык темаларын яктыртуга өйрәттеләр

2025 елның 17 октябре, җомга

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен гадәттән тыш хәл вакытында эшләү үзенчәлекләренә өйрәттеләр.

Татарстан журналистларын квалификация күтәрү курсларында куркыныч яный торган шартларда ничек эшләү, террорчылыкка һәм экстремистлыкка бәйле вакыйгалар турында халыкка ничек җиткерү турында өйрәттеләр. Укулар Казан федераль университеты базасында узды.

Экстремист һәм террорчы оешмаларның үзенчәлекләре турында
Журналистлар өчен квалификация күтәрү курслары «Иҗтимагый тәртипне тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» Татарстан Республикасы дәүләт программасы чараларының берсе буларак узды. Укулар «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
тарафыннан Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе аппараты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә оештырылды.

Курсларда журналистлар, мөхәррирләр, продюсерлар, яңалыклар хезмәтләре координаторлары, СММ-белгечләр, профильле министрлыкларның матбугат сәркатибләре һәм республика оешмаларының матбугат хезмәте вәкилләре катнашты. Барлыгы 45 кеше белем өстәде. Укулар Казан (Идел буе) федераль университеты, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Лобачевский университетының Халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөнья тарихы институты, Патрис Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университеты укытучылары үткәргән лекцияләр форматында узды.

Курсантларга төрле экстремист һәм террорчы оешмаларның үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе аппараты, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән багланышлар комитеты каршындагы эксперт-консультация советы вәкилләре сөйләде.

«Дөрес җиткерелмәгән яңалык куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин»
Журналистларга уңышсыз җиткерелгән яңалыкның куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы, вакыйга турындагы мәгълүматны хәбәр итеп, ничек террорчыларның ярдәмчесенә әверелмәү, гадәттән тыш хәл урынында эшләгәндә ничек каушап калмау турында сөйләделәр.
Уку программасына телефон аша һәм кибермошенниклык турында да лекцияләр кертелгән иде, бу төр җинаятьләр соңгы елларда арта бара һәм халыкка җитди зыян китерә. Нәкъ менә журналистлар эше кешеләргә кырыгалдарларның даими уйлап табыла торган яңа схемалары турында белергә ярдәм итә. Массакүләм мәгълүмат чараларының бу юнәлештәге эшчәнлеге шикле шалтыратуларга әзер булып торырга мөмкинлек бирә. Сер түгел, мондый җинаятьләр илдәге вәзгыятькә йогынты ясый: кырыгалдарлар кешеләрне талап кына калмый, аларны кулдашлары итеп, җитди срокка ирекләреннән мәхрүм ителүгә этәрә.

Уку барышында террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы тору өлкәсендә Россиянең милли иминлеген тәэмин итүнең төп үзенчәлекләре, законнар һәм дөрес булмаган мәгълүмат өчен җаваплылык турында да сөйләделәр.

«Сезнең профессионализм тотрыклы иҗтимагый фикер тудыра»

Квалификация күтәрү курсларының ахырында Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев катнашучыларны курсны уңышлы тәмамлаулары белән котлады. Ул сайлаган һөнәрнең мөһимлеген ассызыклады, компетентлык, объективлык һәм
мәгълүматны дөрес итеп тапшыра белүнең террорчылык янауларына каршы нәтиҗәле көрәш чараларының берсе булуын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе аппараты җитәкчесе курсларда катнашучыларны һөнәри этика стандартларына таянырга, тәнкыйди фикерләүне дәвам итәргә һәм манипуляцияләр йогынтысына бирешмәскә чакырды, җәмгыятьнең иминлеге күп очракта сезнең тырышлыкка бәйле, дип ассызыклады.

«Барлык лекторлар да профессиональ, алар максимум мәгълүмат бирергә тырышты»

«Мондый курсларда беренче тапкыр булдым һәм алар миңа бик ошады. Гүя син эштән аерыласың һәм бер-ике көнгә студент буласың. Шунысы игътибарга лаек, дәресләр КФУ китапханәсендә узды, студент вакытта мин анда еш була идем. Коллега-журналистлар, матбугат хезмәте вәкилләрен күрү һәм алар белән аралашу күңелле булды, мондый мөмкинлек еш булмый. Барлык лекторлар да үз эшләренең остасы, алар кыска гына вакыт эчендә максимум мәгълүмат бирергә тырышты. Миңа бигрәк тә РФ Үзәк
банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР Милли банкы бүлеге баш икътисадчысы Михаил Иванов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе мошенникларны ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов, сәясәт фәннәре докторы Сергей Грачев лекцияләре ошады. Үзем өчен берничә исемне билгеләп калдым - якын арада алардан интервью алырга планлаштырам, - дип сөйләде «Казанские ведомости» газетасы хәбәрчесе Елизавета Черкина.

ТНВ телеканалы корреспонденты Рамил Шәйдуллин ассызыклаганча, алынган белемнәр аңа эштә кирәк булачак.

«Оештыручыларга зур рәхмәт. Экстремистлыкка каршы тору буенча курслар файдалы һәм эчтәлекле булып чыкты. Спикерларны, шул исәптән төрле өлкәләрдән федераль экспертларны, тыңлау кызыклы һәм файдалы булды. Алар республикада, илдә әлеге юнәлештәге актуаль вәзгыятьне, терминологияне яхшырак аңларга ярдәм итте. Материал аңлаешлы бирелде һәм бу укытуның чыннан да продуктив булуына китерде», - дип сөйләде ул.

«Ислам сегодня» порталы баш мөхәррире Гүзәлия Биктимерова билгеләп үткәнчә, аңа аеруча террорчылыкка каршы тору проблемаларын һәм аның идеологиясен төбәкләр тәҗрибәсендә яктырту үзенчәлекләре турында лекция ошаган. Сүз уңаеннан, бу дәресне сәясәт фәннәре докторы Сергей
Грачев үткәрде.
«Мондый курслар журналистлар өчен һәрвакыт файдалы. Минемчә, лекцияләр укыган барлык спикерлар да безнең өчен файдалы булды, һәм алга таба без алар белән танышлыкны эшебездә кулланачакбыз, алардан экспертлар буларак шәрехләүләр алачакбыз. Иң мөһиме, лекцияләрне
теоретиклар түгел, ә гамәлдә террорчылар һәм экстремистлар белән очрашкан, кайнар нокталарда эшләгән затлар укыды», - диде ул.
Гүзәлия Биктимерова, белемнәрне яңартып, бөтен лекцияләрне кызыксынып тыңладым, дип белдерде.

«Безнең сайт террорчылыкка каршы тематикага, неофитлар, мигрантлар һәм
курсларда телгә алынган башка темалар белән эшләүгә бик күп игътибар
бирә, шуңа күрә бу минем өчен бик файдалы булды» - диде басманың баш
мөхәррире.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International