Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс дәвам итә

2025 елның 17 октябре, җомга

Гаризалар кабул итү агымдагы елның 10 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурсның максаты - социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар эшчәнлеге турында халыкка мәгълүмат бирүне арттыру. Конкурсны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм
коммуникацияләр агентлыгы оештыра.

Конкурсның номинацияләре:
«Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы телесюжет (яисә телетапшыру)»;
«Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы радиосюжет (яисә радиотапшыру)»;
«Басма массакүләм мәгълүмат чарасында Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы язма»;
«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы язма»;

Конкурста катнашу өчен 2025 елның 27 сентябреннән 10 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт телендә дөнья күргән, конкурсның нигезләмәсендә күрсәтелгән тематик юнәлешләргә туры килә торган эшләр кабул ителә.

Гаризаны һәм материалларны: konkurs.sonko.rt@mail.ru. электрон адресына җибәрергә. Конкурста ммч редакцияләре, аерым авторлар, авторлар коллективлары һәм төркемнәре, шулай ук башка юридик затлар яисә социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар катнаша ала. Һәрбер катнашучы иң күбе 10 эш тапшырырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 570-31-12 (Мөхәммәтшина Даната
Владимировна, конкурс комиссиясе секретаре).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International