Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсын үткәрү турында игълан итә.
Конкурс сәламәт яшәү культурасын булдыру максатыннан үткәрелә.

Гаризалар 2025 елның 8 октябренә кадәр электрон форматта кбул ителә ( konkurs_zozh@mail.ru .) Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
«Социаль челтәрләргә урнаштыру өчен наркотикларга каршы реклама видеоролигына иң яхшы сценарий» (1 урын – 30 мең, 2 урын – 20 мең сум).
«Наркотикларга каршы һәм /яисә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы мем, рәсемнәр сериясе» (1 урын – 30 мең, 2 урын – 20 мең сум).
«Наркотикларга каршы һәм /яисә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы иң яхшы текст, шигырь, җыр, канатлы гыйбарә, шигарь» (1 урын – 30 мең, 2 урын – 20 мең, 3 урын – 15 мең сум).
«Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш керткән өчен» махсус номинация (1 урын – 30 мең, 2 урын – 25 мең, 3 урын – 20 мең, 4 урын – 15 мең сум).

Катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International