Татарстанда «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» ачык әдәби-патриотик конкурсы игълан ителде

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Конкурс халык арасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерү һәм ватанпәрвәрлекне арттыру максатыннан үткәрелә.

Конкурска 2022 елның февралендә башланган Махсус хәрби операциядә татарстанлыларның фидакарьлеген, батырлыгын, ватанвәрвәрлеген чагылдыра торган әдәби әсәрләр кабул ителә. Алар 2022 елдан башлап иҗат ителгән булырга тиеш.

Конкурста катнашуга гаризалар 2024 елның 12 ноябреннән 2025 елның 31 мартына кадәр татар һәм рус телләрендә 4 номинация буенча кабул ителә:

1)      «Повесть»: I урын – 300 000 сум (ике премия); II урын – 200 000 сум (ике премия); III урын – 150 000 сум (ике премия).

Шулай ук һәркайсы 50 000 сумлык 4 премия һәм 52750 сум күләмендә 2 бүләкләү премиясе тапшырыла.

2)      «Хикәя»: I урын – 120 000 сум (ике премия); II урын – 70 000 сум (ике премия); III урын – 55 000 сум (ике премия).

Шулай ук һәркайсы 35 000 сумлык 6 премия тапшырыла.

3)      «Поэма яисә шигырьләр циклы»: I урын – 150 000 сум (ике премия); II урын – 100 000 сум (ике премия); III урын – 70 000 сум (ике премия).

Шулай ук һәркайсы 40 000 сумлык 6 премия тапшырыла.

4)      Очерк:  I урын – 120 000 сум (ике премия); II урын – 70 000 сум (ике премия); III урын – 55 000 сум (ике премия).

Шулай ук һәркайсы 35 000 сумлык 6 премия тапшырыла.

Барлык премияләр НДФЛ исәпкә алынып күрсәтелгән.

«Татарстан Республикасында әдәбият аша патриотик тәрбия бирү» дигән тагын бер номинациядә әдәбиятта хәрби-патриотик тематиканы үстерү өлкәсендә эшләнгән эшләр бәяләнәчәк. Әлеге номинациядә приз – 1 350 000 сум.

Заявкалар litkonkurs.tatmedia@mail.ru электрон почтасына «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» әдәби-патриотик конкурсына» тамгасы белән кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурста җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 2025 елның 12 июнендә булачак.

Конкурсны «ТАТМЕДИА» АҖ һәм «Татарстан китап нәшрияты» ДУП ярдәмендә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыра.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән конкурс нигезләмәсендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International