«Күпчалымлы Россия» XV Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

XV Бөтенроссия журналистлар конкурсына эшләр кабул итү 30 сентябрьгә кадәр озайтыла. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла: «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм,
телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар (репортажлар) циклы», «Басма матбугатта мәкаләләр циклы», «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы», «Балалар-яшүсмерләр өчен мәгърифәтчелек проектлары».


Конкурста җиңүчеләр алты номинация буенча дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә (Гран-при – 500 мең сум, 1 урын – 100 мең сум, 2 урын – 70 мең сум, 3 урын – 50 мең сум), гомуми приз фонды 1 820 000 сум тәшкил итә.


Конкурска йомгак 2024 елның ноябрендә ясалачак.

Узган конкурста Төньяк Осетия-Алания Республикасыннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Томск өлкәсеннән, Саха (Якутия) Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан, Мордовия Республикасыннан, Дагыстан Республикасыннан, Карелия Республикасыннан, Чиләбе өлкәсеннән катнашучылар җиңеп чыкты


Конкурста катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International