СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕН ПРОПАГАНДАЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН СОЦИАЛЬ РЕКЛАМА КОНКУРСЫНА ЭШЛӘР КАБУЛ ИТҮ 30 СЕНТЯБРЬГӘ КАДӘР ДӘВАМ ИТӘ

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсына эшләр кабул итү срогын 30 сентябрьгә кадәр озайту турында хәбәр итә 

Конкурсның максаты  – сәламәт яшәү рәвеше культурасын булдыруның нәтиҗәлелеген арттыру.

Катнашучылар конкурска сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм тискәре күренешләр белән көрәшүгә юнәлдерелгән иҗат җимешләрен тәкъдим итә ала.

Гаризалар түбәндәге адреска кабул ителә:

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ,

420066, Татарстан Республикасы,

Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт,

6 кат, 608 кабинет, ММЧ бүлеге.

Эшләрне китереп тапшырырга яисә конкурс исемен күрсәтеп, почта аша җибәрергә мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Материаллар көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International