Нәтиҗәле дәвалау ысуллары, үз эшенең остасы булган табиблар, шулай ук җырлар, биюләр һәм яхшы кәеф Казандагы хәрби госпиталь пациентларына тизрәк терелергә ярдәм итә.
«Сездән башка җиңү булмаячак, ә без аның киләчәгенә ышанабыз»
Россия офицерлары һәм солдатлары – махсус операция вакытында үз бурычларын намус белән үтәүче чын каһарманнар. Казан госпиталендә дәвалана торган Ватанны саклаучылар янына Татарстан артистлары кунакка килде. Кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә бар иде. Госпитальгә шулай ук гуманитар ярдәм һәм спонсорлык ярдәме дә тапшырдылар.
Россия Оборона министрлыгы хәрби госпиталенең актлар залына пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре җыелды. Хәрби госпитальдә дәвалану һәм тернәкләнү узучыларга рухи теләктәшлек белдерү чарасын «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы оештырды.
«Мин биредә айлар буена дәваланучылар булуын беләм. Сездән башка җиңү булмаячак, ә без аның киләчәгенә ышанабыз, ул, һичшиксез, булачак. Сез батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз белән үрнәк күрсәттегез», – диде сугышчыларга Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, күптән түгел Татарстанда үзе теләп хәрби операциягә китүчеләргә бирелә торган түләү 2 миллион сумга җитте. «Мин табибларга мөрәҗәгать итәргә теләр идем. Коллегалар, иң югары профессиональлек, шәфкатьлелек күрсәтегез», – диде ул.
Татарстанда илдә беренчеләрдән булып фронт яны төбәкләренә ярдәм итүне җитәкләүче вице-премьер вазыйфасы булдырылган. Татарстан ике шәһәр – Лисичанск һәм Рубежное халкына даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтә.
«Халык Татарстаннан гуманитар ярдәм килүен белгәч, шунда ук чиратка тезелә, чөнки иң тәмле чәк-чәк – бездә», – дип өстәде ТР Дәүләт Советы Рәисе елмаеп.
«Бу хәл кагылмаган кешеләр юк»
Залда утыручыларның һәркайсы илебезне саклауга, Ватаныбызның иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Шуңа аларның үзләренә ярдәм күрсәтү бик мөһим. Сугышчыларга күпсанлы волонтерлар, бизнесменнар, эре предприятиеләр ярдәм итә. Айдар Сәлимгәрәев: «Журналистлар бергәлеге шулай ук читтә калмый», – дип сөйләде. Моннан тыш, журналистлар алгы сызыкта да эшли.
Айдар Сәлимгәрәев хәрби хезмәткәрләр янына килү мөмкинлеге тудырган өчен Россия Оборона министрлыгы хәрби госпитале җитәкчелегенә рәхмәт белдерде
«Мөгаен, бу хәл кагылмаган кешеләр юктыр инде. Без хезмәттәшләребез белән ничек катнаша алабыз дип уйладык, бездән конвертлар сатып алуны сорадылар. Баксаң, документлар җибәрү яки туганнарына хат язу өчен алар күп кирәк була икән. Бу зур проблема икән. Сезнең яңадан сафка кайтуыгызны телибез. Персоналга зур рәхмәт, сез зур кайгыртучанлык күрсәтәсез. Дөньяда табибларга караганда да шәфкатьлерәк кеше юктыр», –диде «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.
Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин эштә уңышларга ирешкән госпиталь табибларына бүләкләр тапшырды. «Бүген без, Россия халкы, беркайчан да булмаганча, бердәм булырга тиеш. Россия югалткан тарихи территорияләрен, халкын берләштереп, гаделлекне торгыза. Безне язмыш һәм тарих чакырган сугыш кыры – ул безнең халкыбыз өчен көрәшү кыры, зур тарихи Россия өчен, киләчәк буыннар, балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз өчен көрәшү кыры»,– диде концертны оештыручылар.
Кунаклар госпитальдә дәваланучы сугышчыларга ТР медиаберләшмәсеннән 5 мең почта конверты салынган тартмалар тапшырды. Моннан тыш, Татарстанның бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре госпитальгә медицина кирәк-яраклары һәм тәм-том тапшырдылар.
Чарада «Сәйдәш» бию театры, Марина Карпова, Илшат Вәлиев һәм башка артистлар чыгыш ясады.
«Безнең җәмгыять милли кыйммәтләрне һәм үз үзенчәлекләрен саклап калу өчен берләште. Белгород һәм Курск өлкәләрендәге вакыйгаларга реакция теләктәшлекнең үрнәге булып тора. Россиянең күп кенә төбәкләре террорга дучар булган качакларны үзләрендә урнаштыра, гуманитар ярдәм җыя», – диде чараны алып баручы.
Хакимият һәм граждан җәмгыяте махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча гуманитар йөкләр җыю һәм озату буенча һәртөрле ярдәм күрсәтә.
Чарада Ватанны саклаучыларга зур рәхмәт белдерделәр.
«Ял итәм, һәм яңадан сафка басам, ышанам, без җиңәчәкбез»
Сугышчылар медперсоналның аларны бөтен күңелләрен биреп һәм кайгыртучанлык белән дәвалавын сокланып сөйләде. Казак кушаматлы сугышчы монда тәмле ашатуларын һәм порцияләрнең зур булуын әйтте. «Миңа 23 яшь, тумышым белән Алексеевск районыннан, сугышка яз көне алдылар. Мин Донецк юнәлешендә идем. Анда штурмга бардык, мин яраландым. Бу хәл февральдә булды, дрон-камикадзе очып килде. Корсак яраланды, аякта нервлар өзелде. Монда мин физиолечение үтәм, тиздән операция ясаячаклар», – ди сугышчы.
Казак тиздән шифаханәгә китәчәген әйтте. Табиблар әйтүенчә, озакламый ул яңадан сафка басачак.
Өлешчә мобилизация халыкны берләштерүче һәм элеккеге тормышның башка беркайчан да булмаячагын аңлатучы башлангыч нокта булды. Ирләр, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, үз Ватанын яклап чыкты.
Түбән Камадан Леший кушаматлы сугышчы фронтка үзе теләп китәргә теләгән, ләкин повестка бераз иртәрәк килгән. Егет Макеевкада, Авдеевкада сугышкан, СВО зонасындагы башка торак пунктларда сугышларда катнашкан.
«1 апрельдә яраландым, дрон очып килде. Бу госпитальдә дүрт атна, миңа барысы да ошый: шәфкать туташлары ягымлы, яхшы ашаталар. Иртәгә мине чыгаралар, шифаханәгә реабилитациягә җибәрәләр. Ял итәм дә яңадан китәм. Мин ышанам: без җиңәчәкбез», – ди сугышчы.
Субарь кушаматлы сугышчы тумышы белән Красноярскидан. Ул фронтка 2022 елның җәендә киткән.
«Авдеевка юнәлешендә, Запорожскийда булдым. Башта артиллериядә хезмәт иттем, аннары штурмовикларга эләктем, анда мин февральдән. Ярам авыр түгел: җилкә сынган. 25 августта яраландым, 2 сентябрьдә монда идем инде. Дәваланудан соң миңа 30 көн ял бирәләр, һәм яңадан өйгә, ягъни фронтка, ялгыш әйттем. Анда инде үземне өйдәге кебек хис итәм», – дип көлә сугышчы.
Пациентлар сөйләвенчә, артистлар алар янына еш килә: җырлар һәм биюләр белән терелүгә ярдәм итәләр. Волонтерлар да булыша.
Бу патриотлар – дошманның мәгълүмати сугыш алып бару омтылышлары юкка чыгуның тере дәлиле. Алар сугышка ни өчен барганнарын белә, үз күзләре белән нацистларның ерткычлыгын күргән. Дошман агрессиврак булган саен, халкыбызның бердәмлеге һәм берләшүе дә көчлерәк. Кешеләр, үзләренең традицион рухи кыйммәтләрен яклау, безгә ата-бабаларыбыз васыять иткән вөҗдан законнары буенча яшәү хокукын саклап калу өчен фронтка китә.