Бүген Казанда башланган «Россия әдәби флагманы» форумында «Метапроектирование цифровой экосистемы книжной сферы» темасына дискуссия булды. Бөтендөньяда иҗат ителгән әсәрләрне бер платформага берләштергән электрон сервис булдыру мәсьәләсе төп сөйләшү темаларының берсе булды. Экспертлар мондый системаны булдыруны башлап җибәрү турында фикер алышты.
«Хәзер төп бурыч – интернетта булган теләсә кайсы әсәрне табу җиңел булсын өчен стандартлар булдыру. Әлегә әдәби әсәрләрне тасвирлау сыйфаты бик начар. Безгә технолог өчен бирем формалаштыручы заказчы кирәк», – диде «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Ул әйткәнчә, китап базары өлкәсендә хәл итәсе төп мәсьәләләрнең берсе – дистрибуция. Сәлимгәрәев Татарстанда китапханәләргә яшьләрнең актив йөрүен билгеләп үтте. Шуңа күрә хәзер республиканың барлык китапханә учреждениеләре нәкъ менә шушы аудиториягә җайлашырга тырыша.
Танылган Россия футурологы, социолог, язучы һәм публицист Сергей Переслегин фикеренчә, мондый китапханә реестрын булдыру эше интернет уйлап табу белән чагыштырырлык.
Шул ук вакытта әлеге платформаны мәгариф һәм танып белү максатларында кулланырга мөмкинлек биргән механизмнар эшләнергә тиеш. Һәр кешенең кесә телефонында «китап төймәсен» булдырырга кирәк. «Буквоед» китап челтәрен оештыручы Денис Котов сүзләренчә, «Әгәр һәркемнең китап, китапханә, яңалыклар, сервислар дөньясына эләгә торган төймәсе булса, бүгенге эшнең нәтиҗәсе яхшы булачак. Аның ничек аталуы да әһәмиятле түгел, иң мөһиме – кулланучылары булсын».