Фейкларга һәм нейрочелтәргә каршы көрәш: KazanForum-2024 кысаларында медиаөлкәнең төп трендлары турында фикер алыштылар

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

KazanForum-2024 мәйданында медиасессия үткәрелде, ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән мәгълүмат агентлыклары һәм телеканаллар җитәкчеләрен, шулай ук Россия компанияләре вәкилләрен үз эченә алган киң аудиторияне җыйды. Оештыручыларның фикер алышуга нәкъ менә гамәли эш белән шөгыльләнүчеләрне чакыруы очраклы түгел: алар медиаөлкәне һәм коммуникацияләрне үстерү турындагы тәкъдимнәре белән уртаклаша ала.

 

«Динамик үсештәге дөньяда мәгълүмат трансформациясе котылгысыз күренеш. Ул җәмгыять, мәдәният, икътисад формасын билгели. Без заман белән бергә атларга тиеш. Интернет һәм цифрлы технологияләр ярдәмендә дөньяда үзара багланышлар артты. Бу мәгълүмат алуны шактый җиңеләйтте», – диде Televisi Republic Indonesia телекомпаниясе директоры Иман Бротосено.

Очрашуда иң кызыклы темаларның берсе журналистикада ясалма интеллект куллану турында булды. «Хәзер массакүләм мәгълүмат чараларында ясалма интеллект куллану темасы гомуми кызыксыну уята. Безне нейрочелтәр журналистларны алыштыра алырмы дигән сорау борчый», – диде «Российская газета» генераль директорының төбәк үсеше буенча урынбасары Андрей Першин.

«Бу тема турында җитди рәвештә фикер алышу 15 ел элек Америка газеталарының берсендә 13 млн файлны компьютер ярдәмендә эшкәртү нәтиҗәләре буенча язылган материаллар сериясе чыккач башланды. Ул җирле түрәләрнең махинацияләренә багышланган иде», – диде Першин.

«Миңа Кытайдагы бер форумда ишеткән фикер ошады, анда дөньяның бик күп эре массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелган иде. Ясалма интеллект, мәсәлән, компьютер кебек, кеше кулында инструмент кына булырга мөмкин һәм шулай булырга тиеш тә», – дип ассызыклады спикер. Тискәре мисал итеп ул бер мәгълүмат агентлыгының яңалыклар язу өчен нейрочелтәрдән файдалану очрагын китерде: даталар буталып, хәбәрдә зур җир тетрәү көтелүе турында мәгълүмат бирелә, бу кешеләрдә паника тудыра.

Сессия хезмәттәшлек турында берничә килешүгә кул кую белән тәмамланды. Килешүләрнең берсе «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм TV BRICS арасында төзелде. «Әлеге килешү, бер яктан,  республика инициативалары турында сөйли алырлык аудиторияне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Икенче яктан, бу –TV BRICS ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге дә», – диде республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International