Айдар Сәлимгәрәев: Татарстанлыларга сайлауларны гаилә бәйрәме буларак кабул итүне кире кайтарабыз

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Әнә шундый бәяне «Гаилә белән сайлыйбыз» исеме астындагы ТНВ телемарафонына «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бирде. Бүген ул Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән бергә марафонның барышы белән танышты.
«Без халыкның ифрат активлыгын күзәтәбез, күпләр гаилә белән киләләр. Телемарафонда катнашучы гаиләләр үрнәк булып тора. Мин уйлавымча, гаилә белән тавыш бирүгә бару — яхшы, матур традициягә әвереләчәк, — дип ассызыклады Айдар Сәетгәрәй улы.

Исегезгә төшерәбез, бүген, Президент сайлауларының өченче көнендә, ТНВ телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән12 сәгатьлек гаилә телемарафоны оештырылды. Туры эфир иртәнге 8дә старт алды. Марафонда 100 артык кунак катнашты. Танылган сәясәтчеләр, җитәкчеләр һәм татар эстрадасы йолдызларының гаиләләре килде.

Юлай Низаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International