Татарстан Милли китапханәсендә Татарстан Рәисе каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын үткәрүне оештыру комитеты утырышы узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
Анда узып баручы елга йомгак ясалды, милли сәясәтне мәгълүмати яктырту һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Сәламләү сүзе белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
«Бай этномәдәни һәм телләр күптөрлелеге, барлык халыкларның бердәмлеге — Россия Федерациясенең өстенлеге. Татарстан территориясе күп гасырлар дәвамында татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башка күп халыкларның тыныч яшәү һәм иҗади хезмәттәшлек итү урыны булып тора. Республикада яшәүче һәр халыкны кайгырту — безнең бердәмлегебез нигезе. Гражданнарның туган телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә хокукын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Моңа без бүген нәтиҗә чыгарган Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы тулысынча булышлык итте», — диде ул.
Республика җитәкчесе фикеренчә, Татарстанда халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барлык шартлар тудырыла: тиешле инфраструктура үсеш ала һәм берничә программа гамәлгә ашырыла.
«Социаль тикшеренү мәгълүматларына караганда, татарстанлыларның 80 проценттан артыгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышын уңай бәяли. Шул ук вакытта Көнбатыш махсус хезмәтләренең туктаусыз рәвештә безнең арада низаг тудыру омтылышын күрәбез. Милли лидерыбыз Владимир Путин бу уңайдан, конфессияара һәм милләтара ызгышның җәмгыятьне чайкалдыруына юл куймаячакбыз дип билгеләп үтте», — дип өстәде Татарстан Рәисе.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын үткәрү нәтиҗәләре турында җиткерде. Ул быелгы төп проектлар һәм үткәрелгән чараларны колачлау турында сөйләде.
Татарстанда милли сәясәтне яктырту юнәлешендә мәгълүмати эшчәнлек турында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде. Аның сүзләренчә, ул республика халыкларының традицион кыйммәтләрен, милләтара тынычлыгын һәм татулыгын яклауга юнәлдерелгән.
«Безнең эш мәгълүмати куркынычларны фаразлау, ачыклау һәм бәяләү, фактларны һәм вакыйгаларны дөрес бирү, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен, бигрәк тә яшьләр арасында, ныгыту максатыннан төзелә», — дип билгеләп үтте ул.
Айдар Сәлимгәрәев фикеренчә, хәзер фейкларга һәм кирәкле темаларга мәгълүмат таратуга каршы көрәш беренче планга чыга.
Утырышка йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән киләсе 2024 ел да милли бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелергә тиешлеген ассызыклады.
«Илдә игълан ителгән Гаилә елының потенциалы шулай ук гражданлык бердәмлеген, милли татулыкны ныгытуга, ил халыкларының база кыйммәтләре нигезендә этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелергә тиеш», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Рәисе.