Казанда Илкүләм телерадиотапшырулар ассоциациясенең төбәк телевидениесе үсеше перспективаларына багышланган түгәрәк өстәле узды. Төп спикер булып ассоциациянең яңа президенты Алексей Малинин чыгыш ясады, ул телевидениенең хакимият һәм җәмгыять арасындагы
хезмәттәшлекнең төп инструменты булуына басым ясады.
«Соңгы елларда телевидение бетә һәм актуальлеген югалта дигән фикер йөри, әмма саннар киресен раслый. Ул, мәдәният һәм мәгълүматлаштыру күзлегеннән чыгып караганда, хакимият һәм җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекнең иң нәтиҗәле инструменты булып кала. Ул – халкыбызга иң
якын булган мәгълүмат чыганагы», – дип белдерде Малинин. А.Малинин телевидение, яңа медиа, телеграм-каналлар арасында яшь аудитория өчен көрәш чоры килүен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, бу түгәрәк өстәл төбәк телевидениесенең проблемалары һәм ихтыяҗлары
турында аларның үзләреннән ишетү өчен оештырылган, шул максат белән бирегә Татарстан һәм Марий Эл вәкилләре чакырылган.
Беренче сорауны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бирде. Ул ТВ сигналын аудиториягә җиткерү темасын күтәрде. Аның соравына Малинин: «Бу өлкәдә төбәк каналларына карата берникадәр гаделсезлек бар», – дип җавап бирде. Баштан, бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә эшләнгәч, өченче төбәк мультиплексы булдырылырга тиеш иде, әмма төрле субъектларда тапшыруларның төрлелеге аркасында бу идеядән баш
тарттылар.
Аннары сүзне «Яңа гасыр» ТРК генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе, НАТ идарәсе әгъзасы Илшат Әминов алды, ул тулы бер проблемалар комплексын күтәрде, алар арасында аналог тапшырулардан һәм киберкуркынычсызлыктан баш тартуның мөмкин булмавы турында да бар
иде.
«Хәзер безгә аналогны калдырдылар. Әгәр без аны сүндерәбез икән, аудиториянең өчтән бер өлешен югалтачакбыз. Авыллар, зур булмаган бистәләр читтә калачак. Интернет турында сөйлиләр, әмма кече торак пунктларда ул тиешенчә эшләмәячәк. Әгәр дә Татарстанда бу хакта кыюрак сөйли алабыз икән, чөнки безнең алга киткән республика, башка төбәкләрдә бу әле зур проблема», – диде Әминов.
Аның сүзләренә караганда, аналог тапшырулар белән әлеге проблеманы хәл итеп булмый һәм заманча программа буенча чаралар комплексы уйлап табарга кирәк.