«Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев җырчы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачуда катнашты

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Казанда җырчы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылды. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Татарстан урамы, 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылды. Чараны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырды.

«Мемориаль такта башкалабызның үзәгендә урнашкан. Зифа Басыйрованың тормыш юлы авыр булуга карамастан, ул үз кыйбласын, юлын таба. Зифа апаның җырлары – без балачакта тыңлап үскән җырлар. Өйдә аның башкаруында җырлар яңгырап тора иде. Истәлек тактасы ачылу – зур вакыйга», - диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Зифа Басыйрованы республикада тирән эз калдырган җырчы дип атады. «XX гасырның бөек сәнгать эшлеклеләре арасында Зифа Басыйрова аерым урын алып тора. Ул кабатланмас матур тавышка ия булган җырчы. Татар дәүләт драма театрында Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт», «Изге әманәт», «Биш бүләк» спектакльләрендә төп рольләрне башкарып, халык күңеленә кереп кала», - диде ул.

«Татар дәүләт филармониясе солисты буларак, ул милли сәнгать, җыр юлына фидакяр хезмәт куя. Аның башкаруында «Дөм-дөм», «Мөслим», «Су буйлап» һ.б. җырлар татар музыкасының алтын фондын тәшкил итә. Зифа апаның исеме милли җыр сәнгате тарихында мәңгелеккә калыр. Бүген Зифа Басыйрованың исемен мәңгеләштерүдә чара шаһитләре булдык», - диде Дамир Натфуллин.

Чараны Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. Ул Зифа Басыйрованың халыкчан җырлау манерасы белән бик тиз халык күңеленә кереп калганын билгеләп үтте, җырчының биографиясен сөйләде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Зифа Басыйрованың чыгыш ясаганын күреп калган булган. «Зифа Басыйрованың бакыйлыкка күчкәненә инде 45 ел узган. Ләкин аның исеме һәрвакыт безнең күңелдә, җырларын яратып тыңлыйбыз. Мин аны күреп калу бәхетенә ирештем. Миңа сигез яшь булганда, ул безнең авылга чыгыш ясарга килгән иде. Җырны спектакль итеп халыкка күрсәтә иде. Ул җыр, театр сәнгатендә зур урын тота торган шәхес», - дип искә алды ул.

Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин барлык кешеләргә рәхмәт әйтте. «Зифа апа 20 ел - театрда, 10 ел филармониядә эшләвенә карамастан, ТАССРның атказанган артисты дигән исемгә генә лаек була. Күрәсең, дәрәҗәле исемнәр тиз бирелмәгәндер. Бүген без бурычларыбызны кайтарабыз төсле», - диде ул.

Камал театры музее мөдире, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова Зифа Басыйрованың тавышын «кабатланмас» дип бәяләде. «Беркемдә юк андый тавыш һәм без аны тыңлап үстек. Миңа аның белән бергә үземнең беренче профессиональ адымнарымны башларга туры килде. Училищены тәмамлаганнан соң, мине филармониягә эшкә алдылар. Зифа апа төркеменә эләктем. Шул чорны бик сагынып искә алам. Фотоальбомымда Зифа апаның: «Искә алып карарсың, Луара», - дип язылган фотолары бар», - диде ул.

«Ул шундый оптимист кеше иде. Бүгенге гамәлне күрсә, бик тә шатланыр иде. Үз вакытында аны тану, аңа шатлык, бәхет бирү җитмәгән. 65 яшендә дә ул сәхнәдә җырлап йөрде. Тамашачыдан көч ала иде ул. Тормышы катлаулы булуга карамастан, бер дә зарланмады. Зифа апаның рухы шат булсын. Кояш кебек кеше булдың, синең турындагы хатирәләр һаман да күңелне җылытып тора», - диде Луара Шакирҗанова.

Зифа Басыйрованың туганы Альянаст Хәмидуллин Татарстан хөкүмәте, филармония җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. «Зифа апаның улы Рафаэль абый Хәсән Туфанның кызы Гөлгенә апага өйләнгән иде. Рафаэль абыйлар Тимур һәм Эдуард исемле уллар үстерделәр. Зифа апа бөтен Советлар союзы буенча гастрольләрдә чыгыш ясаган. Истәлек тактасы куелу бик зур эш булды», - диде ул.

«Бу күптән көтелгән чара. Бөтен гомерен милләтенә хезмәт итәргә багышлаган кешенең исеме калырга тиеш. Истәлек тактасын кую, искә алу яшь буынга да кирәк. Ятимлектә үскән Зифа апа аны тәрбияләгән кешеләргә гомере буе рәхмәтле булган. Гомере буе халкына рәхмәтле булып яшәде», - диде Мөслим районы җирлеге башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.

Зифа Басыйрова исемен мәңгеләштерүгә күп хезмәт куйган, Флүр Баһаутдинов берничә ел архивларда эшләп, җырчыны белгән кешеләр белән очрашып, истәлекләр барлап, Зифа Басыйрова турында китап чыгарганын әйтте. Мемориаль тактаның авторы – Зөлфия Мөхәммәтҗанова. Ул Зифа Басыйрованың җырларын тыңлап, илһамланганы турында сөйләде. Мемориаль такта – ике як урамга карап торган итеп урнаштырылган.

Чарада дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә ветераннары, журналистлар катнашты.

Зифа Җәмил кызы Басыйрова – 1910 елның 4 июлендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1936-1954 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Т.Гыйззәтнең «Бишбүләк» әсәре буенча куелган спектакльдә – Маһинур, Х.Фәтхуллинның «Күзләр»ендә – Рәйсә, Г.Камалның «Хафизәләм, иркәм»дә – Хафизә һ.б. рольләрне гәүдәләндерә. Музыкаль драмалардагы җырлы рольләре аша ул тамашачы мәхәббәтен яулый.

1955-1965 елларда Зифа Басыйрова Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы булып халыкка хезмәт итә. Шул дәвер эчендә ул татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе булып таныла. Зифа Басыйрова 1979 елның 7 февралендә вафат була. Казанның Иске Татар бистәсе зиратында җирләнгән. Мөслим районының мәдәният йорты һәм бер урамы Зифа Басыйрова исемен йөртә. Туган якны өйрәнү музеенда Зифа Базыйровага багышланган экспозиция урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International