Анна Чапман «RT.ДОК: Геройлар чоры» фестивалендә яңа фильм күрсәтәчәк

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Телевидение алып баручысы һәм җәмәгать эшлеклесе Анна Чапман «RT.Док: Геройлар чоры» халыкара документаль кино фестивален ябу кысаларында  «Кызыл хәвеф. Гибрид сугыш» картинасын күрсәтәчәк. Ул  Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә 25 июльдән 27 июльгә кадәр  «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркында узачак.

Махсус хәрби операция башланганнан соң Россиягә каршы дипломатик һөҗүмнәр, диверсияләр артты, психологик террор, кырыс мәгълүмати сугыш һәм моңарчы күрелмәгән санкцияләр игълан ителде. Анна Чапманның эксклюзив тикшерүе  ул  –гибрид сугышның нәрсә булуына җаваплар һәм бер кешенең яисә бөтен бер җәмгыятьнең абруен юкка чыгарырга сәләтле технология авторының кем булуы турында.

«Фильм бер-берсеннән меңнәрчә чакрым ераклыктагы чын ике герой турында сөйли. Аларны, төрле булуларына карамастан, бер нәрсә берләштерә: икесе дә гаделлек өчен көрәшә. Берсе – Александр Казаков – беренче тапкыр Донецк якларына хезмәттәшләре чакыруы буенча аларга мәгълүмати яктан ярдәм итү өчен килә һәм бөтенләйгә кала, чөнки анда күбрәк файда китерергә мөмкин икәнлеген аңлый. Скотт Риттер –Американың элеккеге диңгез разведчигы һәм Гыйракта кораллану буенча БМО инспекторы. Беренчесе дустын һәм «әтисен», икенчесе – АКШның Якын Көнчыгыштагы тышкы сәясәтен даими тәнкыйтьләве аркасында карьерасын һәм абруен югалта, шпионажда гаепләүләрдән соң электр урындыгында җәзалана. Алар мисалында мин гибрид сугышның нәрсә булуын һәм гади кешеләр тормышы өчен никадәр җимергеч көчкә ия икәнен күрсәтергә телим, – дип искә ала идея авторы һәм фильмның генераль продюсеры Анна Чапман. – Минем фильмга фаҗига төсен бирү максатым юк иде. Ул күбрәк мәгълүмати һәм аналитик характерда. Картинаның төп юнәлеше – хәзерге вакытта заманча технологияләрнең ничек эшләвен аңлату. Кешеләр моны мәгълүмат кырында дөрес юнәлеш алу һәм дөреслекне фейктан аера белү өчен ачыкларга тиеш».

Фестиваль дәвамында тамашачылар Татарстан Республикасы документалистлары эшен дә күрәчәк, алар арасында режиссер Елена Левиның «Онытылмаганнар» картинасы – Бөек Ватан сугышы чоры кешеләре турында сигез новелла да бар. Режиссер Равил Мөкминовның махсус операция зонасындагы реаль тарихлар тасвирланган «Алга» батальоны хакында «Апостол»,   «Әхмәт» батальоны хакында «Ак Барс», «Алга» батальоны командиры», «Татар җырчысы – СВО  танкисты», «Уртак җиңү өчен «гелик» саткан» фильмнары, режиссер Зөфәр Дәүләтшинның Татарстанның яңа территорияләрдә тыныч тормышны торгызырга ярдәм итүе турында «ZV-1» һәм «ZV-2» проектлары күрсәтеләчәк.

Шулай ук программага режиссёрлар Олег Некишев, Михаил Буров һәм автор Ольга Кирий төшергән «Восток» батальоны пацаннары» картинасы кертелгән. Ул тугыз ел буена Донбассның бәйсезлеген яклаган солдатлар тормышы турында. Режиссер Екатерина Китайцеваның һәм автор Руслан Гусаровның «Көч» тасмасы – Белгород өлкәсенә фронт линиясендә сугышчыларны ашату  өчен килгән Батя турында. Ольга Кирий төшергән  «Мин сугышка киттем» фильмы – махсус операция зонасына киткән хатын-кызлар хикәяте. Олег Некишев һәм Руслан Гусаровның «Мәдәни фронт» тасмасы  Россия солдатлары алдында чыгыш ясаучы шагыйрьләр һәм музыкантлар турында. Артём Сомовның «Военкорлар»ы – Евгений Поддубный, Мурад Газдиев, Георгий Медведев һәм Павел Кукушкин тарихы. «Военкорлар-2: кошчы һәм Оля-молодец» – Россия журналистларының эшен танылган режиссер Клим Поплавский бәяләве. Француз режиссеры-документалист Анн-Лор Боннельнең «Донбасс 2022» фильмы – Донецкта халыкның тыныч тормышы турында. Максим Сергеевның «Биологик сугыш министрлыгы» – Рубеж шәһәрен азат иткәннән соң  (ЛНР) анда табылган биолаборатория хакындагы фильм-тикшерү. Режиссер Елена Славянскаяның «Элемтә» картинасы, анда режиссер үзе төп героиня, Мариупольдә үз туганнарын эзләү турында. «СПАС» телеканалыннан Андрей Афанасьевның «Изге сугыш»  фильмы – Советлар Союзы Герое инок Киприан (Бурков) һәм ирекле хәрби рухани Георгий Шабаловның изгеләр исеме белән аталган подразделениеләр буйлап сәяхәте турында.

Эшлекле программа кысаларында «Сугыш һәм дин. Библия вакыйгаларны аңларга ярдәм итә»  исемле түгәрәк өстәл дә узачак.  Анда онлайн режимда Борис Корчевников катнашачак. Россия пранкерлары Вован һәм Лексусның мәгълүмати сугышлар темасына дискуссиясе, «Мәдәни фронт: батырлыкка илһамландыра торган сәнгать»  – солдатларның сугышчан рухын күтәрү өчен алгы сызыкка еш баручы хәрби комиссарлар, музыкантлар һәм шагыйрьләр белән ачык очрашу.

Эшлекле һәм тамаша программалары, шулай ук «RT.Док: Геройлар чоры» фестиваленә теркәлү турында тулырак мәгълүмат https://rtfestival.ru/kazan#cities сайтындаhttps://rtfestival.ru/kazan - cities

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International