Татмедиа агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев VR күзлекне сынап карады

2023 елның 17 марты, җомга

Казан ипподромының конференц-залында   “Исерек килеш транспорт чаралары белән идарә итүне профилактикалауның актуаль бурычлары. Киң җәмәгатьчелек игътибарын юлларда имин хәрәкәт формалаштыруга җәлеп итү" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.

Чара башланыр алдыннан Казан автомәктәбе инструкторлары практик дәрес үткәрде. Барлык теләүчеләргә,  виртуаль чынбарлык күзлеге аша, ике шешә чамасы каты алкоголь эчкән машина йөртүче халәтендә, зур булмаган каршылыклар полосасы буйлап узарга тәкъдим иттеләр. Мондый күзлекләр 2018 елдан автомәктәпләрнең укыту программаларына кертелгән. “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәев соңыннан билгеләп үткәнчә, җәмгыятьтә спиртлы эчемлекләр куллану культурасын формалаштырырга кирәк. Ул кылган гамәлләренең нәрсәгә китерәсен алдан белергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International