«Күпчалымлы Россия» XIV бөтенроссия журналистлар конкурсы үткәрелә

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы (алга таба – Агентлык) «Күпчалымлы Россия» XIV бөтенроссия журналистлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә.

«Күпчалымлы Россия» XIV бөтенроссия журналистлар конкурсы (алга таба – Конкурс) массакүләм мәгълүмат чараларында журналистларның күпмилләтле Россия халыклары тормышын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яктыртучы аеруча  әһәмиятле һәм талантлы эшләрен ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.

Конкурста законнарда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән Россия Федерациясе массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре (алга таба – ММЧ редакцияләре) катнаша.

Конкурска документлар  тапшырган  ММЧ редакцияләре анда катнашу өчен  гариза бирүчеләр дип санала.

Гариза түбәндәге документлар теркәлеп кабул ителә:

а) конкурс эшләре (иң күбе –10):

МР4 форматындагы СD яисә DVD дискларда (флешкартада) телевизион эшләр (программалар, махсус репортажлар, видеосюжетлар циклы, документаль фильм). Конкурс эшләренә эшнең исеме, авторлары һәм эфирга чыгу датасы күрсәтелгән эфир белешмәсе кушып бирелә. Әлеге белешмә массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе җитәкчесе имзасы һәм мөһере (булган очракта) белән таныкланган булырга тиеш;

басма массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмалар (язмалар сериясе, махсус чыгарылышлар), төп нөсхә яки күчермә нөсхә рәвешендә һәм (яисә) сканер аша чыгарылган вариантта  тапшырыла. Язмалар массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе җитәкчесе имзасы һәм мөһере (булган очракта) белән таныкланган булырга тиеш;

Интернет басмалардагы язмалар, адреслы сылтама күрсәтелеп, кәгазь вариантта булырга, массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе җитәкчесе имзасы һәм мөһере (булган очракта) белән таныкланган булырга тиеш;

МР3 форматындагы СD яисә DVD дискларда (флешкартада) радиоэшләр (программалар, махсус репортажлар, радиосюжетлар циклы). Конкурс эшләренә эшнең исеме, авторлары һәм эфирга чыгу датасы күрсәтелгән эфир белешмәсе кушып бирелә. Әлеге белешмә массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе җитәкчесе имзасы һәм мөһере (булган очракта) белән таныкланган булырга тиеш.

б) катнашу өчен кушымта нигезендә анкета-гариза;;

в) юридик зат буларак теркәлгән массакүләм мәгълүмат чарасы редакцияләреөчен:

юридик затны салым органында исәпкә кую турында таныклык (ИНН) (күчермәсе);

юридик зат җитәкчесен вазыйфага билгеләп кую турында боерык (күчермәсе);

гамәлгә кую документлары (күчермәләре);

ММЧ теркәү турында таныклык (күчермәсе) йә теркәлгән массакүләм мәгълүмат чаралары реестрыннан өземтә;

г) юридик зат булмаган массакүләм мәгълүмат чарасы редакцияләре өчен:

массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турында таныклык (күчермәсе) йә теркәлгән массакүләм мәгълүмат чаралары реестрыннан өземтә;

массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе уставы яисә “Массакүләм мәгълүмат чаралары турында” 1991 елның 27 декабрендәге 2124-I номерлы Россия Федерациясе Законының (алга таба – ММЧ турында Закон) 20 статьясы нигезендәаны алмаштыра торган шартнамә (ммч редакциясе иң күбе 10 кешедән торса);

д) уртак эшләр тәкъдим итә торган ММЧ редакцияләре өчен:

конкурс эшенә призлы урын бирелгән очракта акчаны процентлап бүлешү турында килешү.

Конкурска массакүләм мәгълүмат чараларында алдагы Конкурска йомгак ясалган датадан алып чираттагы Конкурска гаризалар кабул итү тәмамлана торган датага кадәр булган чорда чыккан эшләр кабул ителә.

Бер үк Конкурс эше Конкурсның төрле номинацияләренә тапшырыла алмый.

Конкурс эшләре Россия Федерациясе дәүләт телендә, Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләрендә, Россия Федерациясендәге башка халыклар телләрендә тапшырыла. Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләрендә, Россия Федерациясендәге башка халыклар телләрендә тапшырылган эшләрнең русчага тәрҗемәсе бирелә. Ул массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе җитәкчесе имзасы һәм мөһере (булган очракта) белән таныкланган булырга тиеш (татар телендә тапшырылган эштән тыш).

 

Гариза бирүче Конкурсның бер номинациясендә катнашу өчен бер генә гариза бирә ала.

Конкурска гариза бирүче берничә номинация буенча документлар тапшыра ала, бу очракта һәрбер номинация гариза аерым әзерләнергә тиеш.

Сервис – «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасын булдыру турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 2 ноябрендәге 986 номерлы карары нигезендә барлыкка килгән һәм электрон исәпләү машиналары өчен программалар, белешмәләр базасы һәм интеллектуаль эшчәнлекнең башка нәтиҗәләре рәвешенә белдерелгән,  халыкка дәүләт ярдәме чараларын электрон рәвештә алу максатларында гаризалар бирү хокукын гамәлгә ашыру күздә тотылган мәгълүмат системасы. Сервис функцияләреннән файдалану, Сервистан файдалану турындагы килешү нигезендә, «Интернет»  челтәрендәге сайт (http://subsidiya.tatar.ru, http://subsidiya.tatarstan.ru) яисә мобиль кушымта  аша башкарыла.

Документлар электрон рәвештә тапшырылган очракта, гариза Сервиста языла, гаризага теркәлә торган документлар, сканер аша чыгарылып, Сервиска кертелә.

 

Гариза электрон рәвештә бирелгәндә, гариза бирүче тарафыннан гади электрон имза (ГЭИ) белән имзаланырга тиеш.

 

ГЭИ ачкычы ике элементтан гыйбарәт –идентификатордан һәм парольдән.Идентификатор– гариза бирүченең ЕСИА системасындагы логины, пароль – ЕСИА пароле. Гариза бирүче физик зат булса, ул ЕСИА системасында физик зат буларак, юридик зат булса, ЕСИА системасында юридик зат буларак теркәлгән биттән файдаланырга тиеш.

 

Гариза бирүче тарафыннан ГЭИ формалаштыру факты түбәндәге шартларның барысын даүтәү юлы белән раслана:

сервисның интерактив рәвешенә ЕСИА системасындагыдөрес логин һәм пароль белән керү;

норматив хокукый актлар нигезендә ЕСИАга теркәлү;

гариза бирүче – физик зат шәхесенеңнорматив хокукый актлар нигезендә таныклануы;

гариза бирүче –юридик затның ЕСИА системасында электрон имзаны тикшерүнең квалификацияле сертификатыннан файдаланып теркәлүе;

гариза бирүченең ЕСИА логины һәм пароле белән Сервиста теркәлүе турында СервискаЕСИА системасыннан мәгълүмат алыну;

Сервиска ЕСИАда теркәлгән зат турында мәгълүмат алыну.

Гариза бирүченең гади электрон имзасын тикшерү дөрес кулланылган логин һәм пароль турында Сервис тарафыннан ЕСИАдан мәгълүмат алу юлы белән башкарыла. Логин һәм пароль дөрес булса, гади электрон имза расланган дип санала.

Сервис интерфейсында электрон документны җибәрү буенча тиешле кнопкага басу гариза гади электрон имза белән имзаланганны аңлата.

Гади электрон имза куелган гариза кәгазь вариантта имза куеп тапшырылган документ белән бер үк хокукка ия.

ГЭИ ачкычын куллану кагыйдәләре Сервистан файдалану турындагы килешүдә Сервис операторы тарафыннан билгеләнә.

Сервистан файдаланып формалаштырылган һәм (яисә) җибәрелгән электрон документта электрон документны формалаштырган һәм (яисә) җибәргән гариза бирүчегә кагылышлы мәгълүматлар теркәлә.

Гариза бирүче ГЭИ ачкычының конфиденциаль булуын таный.

Гариза, кәгазь вариантта тапшырылган очракта, Оештыручы тарафыннан 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 6 кат, 5 кабинет, ММЧ бүлеге, “Күпмилләтле Россия” конкурсына. Тел.: 8(843)570-31-12 адресы буенча кабул ителә.

Сервис аша гариза тапшырылган көн Конкурста катнашу өчен гариза тапшыру датасы булып исәпләнә. Гариза кәгазь вариантта тапшырылган очракта, аның Агентлыкка кергән көне гариза тапшыру датасы булып исәпләнә.

Гаризалар “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 2023 елның 1 сентябренә кадәр (бу датаны да кертеп) кабул ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Телесюжетлар циклы»

«Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)»

«Радиотапшырулар (репортажлар) циклы»

«Басма мәгълүмат чараларында язмалар циклы»

«Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы»

«Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр өчен проектлар»

 

 Конкурста җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә бүләкләнә:

 

«Гран-при» - 500,0 мең сум (Диплом).

 

«Телесюжетлар циклы»

1 урын - 100 000 сум. (I дәрәҗә диплом).

2 урын - 70 000 сум.   (II дәрәҗә диплом).

3 урын - 50 000 сум.   (III дәрәҗә диплом).

 

«Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)»

1 урын - 100 000 сум. (I дәрәҗә диплом).

2 урын - 70 000 сум.   (II дәрәҗә диплом).

3 урын - 50 000 сум.   (III дәрәҗә диплом).

 

«Адиотапшырулар (репортажлар) циклы)»

1 урын - 100 000 сум. (I дәрәҗә диплом).

2 урын - 70 000 сум.   (II дәрәҗә диплом).

3 урын - 50 000 сум.   (III дәрәҗә диплом).

 

«Басма мәгълүмат чараларында язмалар циклы»

1 урын - 100 000 сум. (I дәрәҗә диплом).

2 урын - 70 000 сум.   (II дәрәҗә диплом).

3 урын - 50 000 сум.   (III дәрәҗә диплом).

 

«Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы»

1 урын - 100 000 сум. (I дәрәҗә диплом).

2 урын - 70 000 сум.   (II дәрәҗә диплом).

3 урын - 50 000 сум.   (III дәрәҗә диплом).

 

«Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр өчен проектлар»

1 урын - 100 000 сум. (I дәрәҗә диплом).

2 урын - 70 000 сум.   (II дәрәҗә диплом).

3 урын - 50 000 сум.   (III дәрәҗә диплом).

 

Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары:

 - материалның темага туры килүе (0-5 балл);   

  • эчтәлекнең Конкурс тематикасын чагылдыруы (0-5 балл);
  • башкару осталыгы (0-5 балл);
  • эшләрнең иҗади булуы (0-5 балл);
  • тематиканы яктыртуның кабатланмаган һәм тапталмаган булуы (0-5 балл).

1 дән артык конкурс эше теркәлгән гариза буенча баллар саны, гариза составындагы конкурс эшләренең һәрберсе буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының бәясеннән чыгып, уртача баллны исәпләү юлы белән санала.

Бер номинациягә  бер генә гариза тапшырылса, бер гариза да тапшырылмаса, тапшырылган гаризаларның берсе дә конкурс шартларына туры килмәсә, катнашкан эшләрнең берсе дә билгеләп үтәргә лаек дип танылмаса, Конкурс бу номинациядә үткәрелмәгән дип таныла һәм акчалар Оештыручы тарафыннан башка җиңүчеләр арасында  тигез итеп бүленә.

Баллар тигез булганда Конкурс комиссиясе әгъзалары карары нигезендә призлы урыннар ике яисә берничә җиңүчегә бирелергә мөмкин, бу очракта әлеге призлы урынга тәгаенләнгән акчалар җиңүчеләр арасында Оештыручы тарафыннан тигез өлешләп бүленә һәм җиңүчеләрнең һәрберсенә бер призлы урын бирелә.

Җиңгән эш берничә ММЧ тарафыннан тапшырылган булса, бу призлы урын өчен тәгаенләнгән акча ул эшне башкаруда катнашкан затлар арасында үзләре килешенгән күләмдә бүленә. Мондый килешү  конкурс комиссиясенә тапшырылган гариза белән бергә бирелә.

Иң күп баллны бертигез дәрәҗәдә җыйган катнашучылар булганда, «Гран-при» иясе тавыш бирү юлы белән ачыклана. Тавышлар саны тигез булганда, Рәис тавышы хәлиткеч булып тора.

 Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү датасы турында Агентлыкның рәсми сайтында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.   

Конкурс йомгаклары, кул куелганнан соң өч календарь көн эчендә  Агентлыкның рәсми сайтына урнаштырыла.

НИГЕЗЛӘМӘ

Анкета-гариза

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International