Татарстанда узган ел газета чыгару күләме 69 процентка, китап бастыру 23 процентка арткан

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Россиялеләрнең 14 проценты мәгълүматны кәгазь чыганаклардан алуны дәвам итә. Бу – массакүләм мәгълүмат чараларына аудиторияне арттыру өчен менә дигән перспектива, ихтыяҗ әлегә җитәрлек дәрәҗәдә канәгатьләндерелми. Бу фикерне «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев җиткерде.


«Кызганычка каршы, басмаларны халыкка таратуда зур кыенлыклар бар. «Россия Почтасы» республика бүлекчәсенең каһарманлыгы бәрабәренә генә басмаларның тиражын саклап кала алабыз. Шул ук вакытта ваклап сату һәм маркетплейслар аша сату арта бара. Әлегә без федераль дәрәҗәдә ярдәм таба алмыйбыз, гәрчә Европа куллану практикасы шуны күрсәтә: басмаларның тиражы аларны тарату үз вакытында һәм уңайлы булганда гына тотрыклы булып кала ала. Кызганыч, соңгы вакытка кадәр бюджеттан акча алмыйча да тиражларын саклап кала алган милли басмалар беренче чиратта газап чигә», – диде Сәлимгәрәев.


Ведомство җитәкчесе цифрлаштыруны үстерү, дистрибуция һәм материаллар бәясенең даими артуы, җиһазлар һәм запас частьләр белән тәэмин итүнең катлаулануы полиграфия һәм нәшрият эшчәнлеген аеруча авыр шартларга куйды, дип билгеләп үтте.


«Шулай да, без елны тиражларны киметмичә, хәтта бераз арттырып, тәмамладык. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә чыгарылган газеталар күләме 69%ка, бастырылган китаплар күләме 23%ка арткан. Якындагы елларда китап бастыру уку-укыту һәм фәнни-популяр әдәбият, шулай ук балалар әдәбияты исәбенә үсәчәк, балалар әдәбиятын бастыру динамикасы соңгы биш елда арта бара», – дип аңлатты Сәлимгәрәев.


Ул ассызыклаганча, Татарстанда дистрибуцияне җайга салырга, федераль китап челтәрләренә керергә, балалар өчен булган мәдәни объектларда һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, шулай ук көндәлек товарлар челтәрләрендәге сәүдә нокталарында китап сату почмаклары челтәрен үстерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International