Миңнеханов журналистларга рәхмәт әйтте: «Сез каршылыкларны җиңәргә һәрвакыт әзер. Бик зур рәхмәт!»

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узган очрашуда Татарстана Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә агымдагы елның мөһим вакыйгаларын яктырту эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Бу – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган вакыйгалар, ЮНЕСКО Конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум, өлешчә мобилизация һәм башка чаралар.

Татарстана җитәкчесе билгеләп үткәнчә, журналист дәүләт эшчәнлегендә мөһим  функция башкара.

«Сезнең эшегездән мин бик канәгать. Без киләчәктә дә очрашып торырбыз, актив һәм иҗади эшчәнлекне дәвам итәрбез дип ышанам. Мин бүген сезгә рәхмәт әйтергә килдем. Бик зур рәхмәт!» — диде ул очрашуда катнашкан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә.

Президент шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларына хакимият белән тыгыз хезмәттәшлек, журналистларга авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде. «Җиңел булмаячак. Сынаулар аларны үтә алганнарга гына бирелә. Без һәрвакыт каршылыклар белән көрәшергә һәм бу сынауларда сыгылмаска әзер», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент журналистларның кыйбласы нык булырга тиешлекне дә билгеләп үтте.

«Илебез үз позициясен саклап кала белергә тиеш. Башка юл юк. Бу эшкә һәр кеше үз өлешен кертсен иде. Республикабыз, аның җитәкчесе буларак, мин, безнең команда, эшкуарлар. Без Россия дәүләтенең патриотлары булырга тиеш. Россия дәүләте белән бергә булуыбызны  сүз белән генә түгел, эшебез белән күрсәтергә кирәк. Илебез хакына көчебезне кызганмаячакбыз. Татарстан илнең иң җитди субъекты булды һәм булачак», – диде Президент, сүзен төгәлләп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International