Халыклар бердәмлеге көнендә “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре”VIII Бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. “Татмедиа” РА үткәргән конкурста Россиянең 19 төбәгеннән – Башкортстан, Алтай, Адыгея, Мордовия, Карелия, Кырым, Дагыстан, Саха Республикасы, Әстерхан, Мәскәүдән һәм башка 322 авторның эше катнашты.
Конкурста катнашучылар өч номинациядә көч сынаштылар: “Иң яхшы фотосүрәт”, “Портрет” һәм “Фотоэшләр сериясе”. Жюри составына профессиональ фотографлар, медиатармак һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре керде. Конкурсның гомуми премия фонды 382 мең сумнан артык тәшкил итте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, “Иң яхшы фотосүрәт” номинациясендә Уфадан Раиф Бадыйков “Көндәшләр” эше белән җиңү яулады. Приморье краеннан Игорь Жабский “Портрет” номинациясендә җиңде. “Фотоэшләр сериясе” номинациясендә Максим Богодвид “Кояшка табыну” эше белән җиңүче итеп табылды.
Бүләкләү тантанасы кысаларында “Казан Экспо” күргәзмә үзәге фойесында конкурста җиңүчеләрнең һәм призерларның эшләреннән фотокүргәзмә ачылды. Алга таба экспозиция республикада узучы зур чараларда күрсәтеләчәк. Аның максаты – халыкны фотолар белән якыннан таныштыру, Татарстан һәм Россия халык традицияләренең күптөрлелеген җәмгыятькә җиткерү.
Конкурс “2014-2025 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” программасы кысаларында узды.