Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итү.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
«Коррупциягә каршы иң яхшы телесюжетлар сериясе»;
«Коррупциягә каршы иң яхшы радиосюжетлар сериясе»;
«Интернет басмаларда коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе»;
«Коррупциягә каршы тематиканы Интернетта социаль челтәрләрдә иҗади чагылдыру» (социаль номинация);
«Коррупциягә каршы иң яхшы журналист тикшеренүе» (махсус бүләк);
«Район ММЧ редакцияләренең муниципаль районнар (шәһәр округлары) җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген иҗади тасвирлау».
Конкурста катнашучылардан анкета-гаризалар һәм конкурс эшләре 2022 елның 1 ноябренә кадәр (әлеге датаны да кертеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 6 кат, кадрлар бүлеге.
Конкурс эшләренә “Коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәшү мәсьәләләрен Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга “Коррупциягә журналист карашы” республика конкурсына” дип язылырга тиеш. Белешмәләр өчен телефон: (843) 570 31 10, e-mail: A.Smetanina@tatar.ru.