1. Истә тотыгыз: кешегә карата көч куллану, ирексезләү (барлык рәвешләрдә дә – массакүләм, өйдә, кешенең үз-үзенә карата) турындагы хәбәрләр башкаларга төрлечә тәэсир итәргә мөмкин.
2. Материалларыгызда укучыларга үзләренең җинаятьче белән охшаш якларын уңай кабул итү яисә аның гамәлләре белән илһамлану өчен мөмкинлекләр калдырмагыз.
3. Җинаятьченең һәм аның корбаннарының фоторәсемнәрен янәшә урнаштырмагыз.
4. Җинаятьченең фоторәсемен материалларда (репортажлар сериясе булса) сирәгрәк кулланырга тырышыгыз (аны хокук саклау органнары эзли торган очраклар моңа керми).
5.Җинаятьченең исемен еш кулланмагыз. Материалда бу хакта бер тапкыр әйтеп үтелсә, шул җитә. Җинаятьче ясаган белдерүләрне, фоторәсемнәрне, ул төшергән видеоларны яки язган текстларны бастырмагыз.
6. Психик авырулар турында тискәре фикерләрне көчәйтергә тырышмагыз. Психиатрия экспертизасыннан башка диагноз куеп булмауны онытмагыз, шуның өстенә, диагноз җинаятьнең сәбәпчесе булмаска да мөмкин.
7. Фаҗигагә сенсация итеп карамагыз. Бу – танылырга омтылучы затларны илһамландырырга мөмкин (тискәре мисал: «Бу – кеше иң күп һәлак булган фаҗига»).
8. Җинаятьченең корбаннарына һәм аларның туганнарына күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз. Корбаннар турында һәм киләчәктә күмәк тырышлык белән мондый хәлләрне булдырмый калу мөмкинлеге хакында сөйләгез.
9. Вакыйга булган мәгариф оешмасына яисә җинаять корбаны булган затларга нинди дә булса ярлык тагарга ашыкмагыз.
10. Истә тотыгыз: әлеге вакыйга җинаятьче гаиләсенә дә, бу җинаять корбаннары булган затларның гаиләсенә дә тирән яра сала, интервьюлар алганда сак булыгыз.
11. Паникага бирелүдән сак булыгыз. Статистика мәгълүматларына караганда, уку йортлары бала өчен көндез иң имин урын булып тора. Аларда массакүләм фаҗигаләр сирәк була. Шуңа күрә, мондый җинаятьләр турындагы материаллар мәктәпләрдәге куркынычсызлык мәсьәләсенә генә кайтып калмаска, теманы тирәнрәк яктыртырга тиеш.
«Международное молодежное движение «Колумбайн» (другое используемое наименование «Скулшутинг») признано Верховным Судом Российской Федерации террористическим и запрещено на территории России» (02.02.2022, АКПИ21-1059С номерлы карар, 11.03.2022 үз көченә керде).