TatTVR проекты – бу дөньяның теләсә кайсы почмагында Татарстан радиосына һәм телевидениесенә керү өчен мультиплатформа проекты. Үзенең эчтәлеге буенча уникаль кушымта «Татмедиа» республика агентлыгы теләктәшлегендә һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән булдырылган.
«Республиканың телеканаллары һәм радиостанцияләре хәзер дөньяның теләсә кайсы почмагында бар, ТatТVR кушымтасын Android һәм iOS өчен кушымталар кибетләреннән, шулай ук иң киң таралган операцион системалар булган смарт-телевизорлардан күчереп алып була. Бу Татарстан тормышы, аның актуаль вакыйгалары турында теләсә кайда мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә», – дип белдерде «Татарстан-24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьмин.
Аның сүзләренчә, проектның төп идеясе – Татарстанның барлык телеканалларына һәм радиостанцияләренә бердәм керү мөмкинлеген берләштерү. Берничә ай техник эштән соң, бу идея уңайлы һәм аңлаешлы интерфейс һәм йөкләү уңайлыгы белән чынбарлыкка әйләнгән.