Шри-Ланка Хөкүмәте министры «Татмедиа» агентлыгы матбугат чаралары эше белән танышты

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Шри-Ланка массакүләм мәгълүмат чаралары, транспорт һәм магистральләр министры Бандула Гунавардана бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында булды. Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Тәртип» һәм «Китап» радиопроектлары эше белән танышты. 

Зур кунакка «Китап»ның татар телендә эшләүче, тапшырулары мәдәни-агарту концепциясенә нигезләнгән радиоканал булуы турында сөйләделәр. Аның эфирында әдәби әсәрләр, фәнни-популяр программалар, татар фольклоры һәм милли эстрада җырлары яңгырый. Радионың миссиясе – татар халкының җырларын, телен, мәдәни һәм әдәби мирасын саклау.

Бандула Гунавардана Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков озатуында «Әдәби кафе» белән дә танышты. 

«Биредә Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә торган китаплар урын алган. Балалар өчен милли басмаларның зур өлешен дәүләт дотацияли. Казан үзәгендә дә шушындый ресторан бар», - дип искәртте Сәлимгәрәев.

Шри-Ланка массакүләм мәгълүмат чаралары, транспорт һәм магистральләр министры Татарстанга XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә килгән. Визитының бер максаты – хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре хакында фикер алышу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International