Мәгълүмат чараларында патриотик тәрбия темасын иң яхшы яктыртуга «Россия патриоты» конкурсы

2022 елның 2 сентябре, җомга

Патриотик тәрбия темасын иң яхшы яктыртуга «Россия патриоты»  конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.

Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларын патриотик тәрбия бирү традицияләренә һәм актуаль бурычларына бәйле тематиканы төрле яклап яктыртуга стимуллаштыру. 

Конкурска түбәндәгеләр кабул ителә:

 * телевизион эшләр;

* басма ММЧда басмалар;

* Интернет-басмаларда язмалар;

* радиоэшләр.

Документлар пакеты  «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2, 6 кат, 605 кабинет (матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге), почта яки электрон почта буенча: prtatmedia@mail.ru, «Россия патриоты» конкурсына» тамгасы белән 2022 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен тел.: 8 (843) 570-31-04. 

НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International