Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык «Рус цивилизациясе» VI Халыкара фотоконкурсын игълан итә.

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Россия төбәкләрендәге генә түгел, дөньяның барлык илләрендәге фотографларны берләштерә
торган чара белән кызыксынучылар саны елдан-ел арта бара. 2017 елда, беренче тапкыр
үткәрелгәндә, конкурска 28 илдән 1,8 мең кеше 10 мең фоторәсем җибәрсә, 2021 елда конкурста
дөньяның 77 иленнән 5 меңнән артык кеше катнашкан, 22,5 мең эш тәкъдим ителгән.

2022 елның 5 сентябрендә Россиянең төрле төбәкләреннән һөнәри һәм үзешчән фотографлар фотоларны конкурсның рәсми порталына (www.rucivilization.ru. ) урнаштыра алачак.


Конкурста катнашу өчен төп таләпләрнең берсе – катнашучы 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш.
Һәрбер катнашучы соңгы биш елда төшерелгән 5 фотография җибәрә ала. Эшләр Россия халыкларының күптөрле гореф-гадәтләре һәм мәдәниятләре чагылган төрле номинацияләр буенча
каралачак: «Уникаль табигать», «Йөзләр һәм буыннар», «Зур ил традицияләре», «Архитектура һәм
скульптура», «Күпмилләтле Мәскәү», «Балалар карашы».


Быел конкурста беренче тапкыр мәктәп балалары да катнаша ала. Эшләр агымдагы елның 5 октябренә кадәр кабул ителә, аннары жюрига тапшырыла. Жюри составына Россиядә һәм дөньякүләм танылган фотографлар, рәссамнар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре кертелгән.


Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәү шәһәрендә үткәреләчәк. Иң яхшы дип табылган эшләр
башкала урамнарына эленәчәк. Алдагы елларда аерым игътибарга лаек булган фотолар Христос
Спаситель храмы территориясендә, паркларда һәм галереяларда куела иде. Фотоконкурс чит илләрдә дә зур кызыксыну уятты. Алдагы елларда конкурс күргәзмәләре якын һәм ерак чит илләрдә оештырылды.


Конкурс 2022 елның 5 сентябреннән 5 октябренә кадәр үткәрелә. Төгәлрәк мәгълүматны Фотоконкурсның рәсми порталында табарга мөмкин (www.rucivilization.ru.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International