«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы интернет массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Теле барның юлы бар» - «Знание языка открывает возможности» республикакүләм журналистик конкурста катнашуга гаризалар кабул итә.
Конкурсның максаты - интернетта проектларны үстерүче массакүләм мәгълүмат чараларны, журналистларны һәм редакцияләрне ачыклау, бүләкләү.
Конкурсның гомуми приз фонды 140 000 сум тәшкил итә. Конкурста (I, II, III урыннарда җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Гаризалар 2022 елның 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Документлар түбәндәге электрон адреска җибәрелә: internet-smi2022@mail.ru яисә электрон чыганакта түбәндәге адрес буенча «Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары өчен республикакүләм журналистик конкурсына» тамгасы белән кабул итә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 6 кат, 608 кабинет, тел. 570-31-12.
ПЕРСОНАЛЬ БЕЛЕШМӘЛӘРНЕ ЭШКӘРТҮГӘ РИЗАЛЫК