«Бәллүр каләм – 2022» бәйгесендә җиңүчеләр - исемлек

2022 елның 5 августы, җомга

«Пирамида» концертлар залында Татарстанда XXIV «Бәллүр каләм — 2021» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр. 

Җиңүчеләрне һәм номинантларны котлап, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, «Казан» бию ансамбле һәм башка артистлар чыгыш ясады.

Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.

  • «Ел медиа-шәхесе» – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
  • «Журналистикага тугрылык» – Әскәр Сабиров («Татарстан» журналы), Инсаф Абдуллин («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе)
  • «Мультимедиа редакциясе» – «Ялкын» журналы, «Татарстан» ДТРКнең мәгълүмати программалар хезмәте
  • «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» – Балтач районының «Хезмәт» газетасы, «Казан утлары» журналы
  • «Һөнәрдә иң яхшысы» – Гөлназ Шәйхиева («Татарлар» газетасы), «Михаил Любимов («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе), Гөлнар Гарифуллина («Интертат» электрон газетасы)
  • «Ел фоторепортеры» – Анна Арахамия («Сөембикә» журналы)
  • «Ел телеоператоры» – Андрей Корсинский («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе)
  • «Эффектив матбугат хезмәте» – ТНГ-групп матбугат хезмәте (Бөгелмә)
  • «Популяр блогер» – «ШАЯН ТВ» «Туган тел» – «Яңарыш» мәгълүмат-басма үзәге (Ижау)

Махсус номинацияләр:

  • «Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын иң яхшы мәгълүмати яктырту» – «Ватаным Татарстан» газетасы, «Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге
  • «Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елын иң яхшы мәгълүмати яктырту» – «Геофизик Татарии» газетасы (Бөгелмә), «Татарстан -24» телеканалы
  • «Татарстан Республикасының милли проектларын яктырткан иң яхшы редакция» – «Нократ» разетасы редакциясе (Мамадыш районы), «Сарман» газетасы
  • Өстәмә бүләк: «Мин әтине өйрәтәм» проекты өчен – «Татарстан» ДТРК

Гран-при – КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International