Васил Шәйхразыев: «Татар-информ» конгрессның һәр чарасын дөнья күләмендә трансляцияли

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында «Татар-информ» агентлыгы белән уңышлы эшләвен телгә алды.

«Татар мәгълүмат кырында Бөтендөнья татар конгрессының алып барган эше бик зур. Конгресс «ТНВ» телеканалы белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. «ТНВ-планета» каналы татар тормышы хәбәрләрен бөтен дөньяга җиткерә. Конгресс «Татар-информ» агентлыгы белән уңышлы эшләр алып бара. Ул Конгрессның һәр чарасын бөтен дөнья күләмендә турыдан-туры трансляцияли», - диде Васил Шәйхразыев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International