Массакүләм мәгълүмат чараларының барлык хезмәткәрләре өчен «Тергезү унъеллыгы» бәйгесе үткәрелә

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте VK социаль челтәрендә илнең экология системалары торышына багышланган материаллар бастыручы массакүләм мәгълүмат чараларының барлык хезмәткәрләре һәм балигъ булмаган россиялеләр өчен бәйге үткәрә.

Бәйге 2021-2030 елларда экология системаларын торгызуның унъеллыгына багышлана.

Катнашу өчен гаризалар 2022 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Бәйге 5 номинациядә уза һәм һәр номинация буенча жюри өч җиңүче билгеләячәк. Бу елның декабрендә үк инде иҗади ярышка нәтиҗәләр ясалачак. Проектта финалга чыгучылар дипломнар һәм акчалата премияләр алачак.

Тулырак мәгълүмат биредә: https://voop-rf.ru/tpost/zaidotm7d1-konkurs-desyatiletie-vosstanovleniya-pri

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International