«Сәләт» форумында катнашучылар медиа өлкәсендәге яңа трендлар белән танышачак

2022 елның 22 июле, җомга

«Сәләт» форумының дүртенче сменасы - Медиа Биләр Форум старт алды. Ул 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Медиа Биләр Форумында төбәк Сәләт клублары лидерлары, Татарстан Республикасының мәктәп яки район активистлары, башка төбәкләрдә үткән фән олимпиадалары һәм конференцияләрнең призлы урын ияләре катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Смена медиаресурслар белән эшләүнең актуаль ысулларына багышланачак. Иҗади лабораторияләр һәм остаханәләр вакытында сәлкешләр ТВ-журналистика, фото һәм видео, подкастлар, блогинг һәм социаль челтәрләр алып бару юнәлешләре буенча цифрлы контент төзү үзенчәлекләре белән таныша алачак.

Смена кысаларында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре остаханәләр уздырачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International