«Россия 24. Татарстан» телеканалында «Волжская Булгария. Обретая путь и веру» фильмының премьерасы уза

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган фильм

22 июльдә  иртәнге сәгать 8 дә «Россия 24. Татарстан» телеканалында «Волжская Булгария. Обретая путь и веру» фильмының премьерасы күрсәтеләчәк.

Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә торган көннәрдә без тагын бер кат тарихыбызны барлыйбыз. Фильмда Идел буе Болгар дәүләтеннән башланып, бүгенге Татарстан Республикасына килеп тоташа торган озак үсеш юлы тасвирлана. Республикага Ислам нинди йогынты ясаган? Ни өчен хәзер, гасырлар аша да, без аны чишмә башы итеп исәплибез? Ата-бабаларыбыз васыяте бүген үтәләме? Фильмны карагач әлеге һәм башка бик күп сорауларга җаваплар табарга мөмкин. Димәк, җомга көнне «Россия 24. Татарстан» каналында очрашабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International