Шамил Садыйков: «Китап» радиосы автомарафонында төрле милләт шигырьләре яңгыраячак

2022 елның 8 июле, җомга

Әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә гамәлгә ашырыла.

"Китап" милли радиосының 2022 елның 26 нчы июнендә башланган "Мин матурлык эзләп йөрим..." автомарафонында төрле милләт шигырьләре яңгыраячак. Бу хакта матбугат конференциясендә "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтте.

Ул "Китап" радиосының татар шигъриятен, прозасын популярлаштыру максаты белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы нигезендә булдырылганын искәртте.

"Һәр торак пунктта парклар бар, җәен халык янына баруны иң кулай вариант дип таптык. Автобус тулы бер төркем җырчылар, шагыйрьләр быел икенче тапкыр автомарафонга чыгып китте. Аның максаты - татар шигъриятен популярлаштыру", - дип белдерде Шамил Садыйков. 

Ул Марат Әхмәтов (ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе - Т.И. искәрмәсе) тәкъдиме буенча, автмарафонның быел милләтара проект булачагын әйтте. "Чуваш, мари, удмурт телендә шигырьләр яңгыраячак. Җирле фольклор ансамбльләре чыгышлары да көтелә. Беренче чиратта, бу әдәбият бәйрәме. Безнең максат - әдәбиятка, укуга мәхәббәтне уяту", - диде Садыйков. 

Әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Автомарафон быел икенче тапкыр үткәрелә.

  • "Китап" милли радиосы башкалабызда 98,6 FM ешлыгында һәм бөтен дөнья смартфоннары буйлап кушымта рәвешендә таралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International