Якутия һәм Татарстан вәкилләре массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү хакында фикер алышты. Милли медиа язмышы очрашуның төп темасына әверелде

2022 елның 24 июне, җомга

Якутиядә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында  «Региональ массакүләм мәгълүмат чараларының һәм  матбугат учреждениеләренең инновацияле үсеше» турында түгәрәк өстәл уздырылды. Анда катнашучылар  милли медиа һәм китап басу эшенең бүгенге хәле һәм перспективалары хакында фикер алышты.

Түгәрәк өстәлдә  ике республиканың танылган язучылары, шагыйрьләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты. Чарада Якутиянең инновацияләр, цифрлы үсеш һәм инфокоммуникация технологияләре министры Анатолий Семенов чыгыш ясады. «Безнең массакүләм мәгълүмат чараларының уртак яклары бик күп. Без –  милли телевидениесе, радиосы, матбугаты һәм китап басу эшчәнлеге булган ике милли республика. Без федераль телеканалларга караганда югарырак рейтингларга ия, бу милли массакүләм мәгълүмат чараларының халык өчен мөһим булуын һәм аңа ихтыяҗның зур икәнен күрсәтә», — дип билгеләп үтте ул.
Очрашуның төп темасы милли медиа булды. Спикерлар туган телдәге массакүләм мәгълүмат чараларын саклап калуның әһәмиятенә һәм мәгълүмат агентлыкларына хас проблемаларга да кагылып уздылар. Мәсәлән, шуларның берсе –  кадрлар кытлыгы.

«Милли медиа булганда – милли мәдәният, мәдәният булганда  милләт булачак», — диде Илшат Аминов, «Яңа Гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясе генераль директоры.
Түгәрәк өстәл  ике республиканың Журналистлар берлеге арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул кую белән тәмамланды. Моннан тыш, «Татар-информ» МА һәм «РИИХ Сахамедиа» АҖ мәгълүмат алышу турында меморандум төзеде. Элек мондый меморандум “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Якутиянең Инновацияләр министрлыгы тарафыннан төзелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International