Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башланды

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы (алга таба – Агентлык) тарафыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башланды

 «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы (алга таба – Агентлык) тарафыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башланды. 

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсы ел саен, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан уздырыла.

Конкурста 14 яшькә җиткән, индивидуаль рәвештә яисә коллектив авторлар составында конкурс эшләре тәкъдим иткән хокукка сәләтле затлар катнаша.

Гариза үз эченә түбәндәге документларны ала:

а) конкурс эшләре – наркотикларга каршы видеофильм яки видеоролик сценарийлары. Өстәмә рәвештә иллюстрацияләр, дизайн-макетлар, видео һ.б. тапшырылырга мөмкин.

Конкурс эшләре флешкартада тапшырыла.

Видеоролик жанры катнашучылар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә билгеләнә (интервью, репортаж, видеоклип, мультфильм һ.б.).

Конкурска тәкъдим ителгән конкурс эшләре түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш:

кимендә 7 минутлык видеофильм сценарие;

15 секундтан ким булмаган һәм 1 минуттан артык булмаган видеоролик сценарие;

б) Нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендә катнашуга анкета;

в) юридик зат буларак теркәлгән массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре өчен

салым органында юридик затны исәпкә кую турында таныклык (салым түләүченең идентификация номеры) (күчермәсе);

юридик зат җитәкчесен вазыйфасына  билгеләү турында боерык (күчермәсе);

гамәлгә кую документлары (күчермәсе);

массакүләм мәгълүмат чараларын теркәү турында таныклык (күчермәсе) йә теркәлгән массакүләм мәгълүмат чаралары реестрыннан өземтә;

г) юридик зат булмаган массакүләм мәгълүмат чарасы редакцияләре өчен:

  массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турында таныклык (күчермәсе) йә теркәлгән массакүләм мәгълүмат чаралары реестрыннан өземтә;

         массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе уставы яисә, массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясендә кимендә 10 кеше эшләсә, “Массакүләм мәгълүмат чаралары турында” 1991 елның 27 декабрендәге 2124-I номерлы Россия Федерациясе Законының (алга таба – ММЧ турында Закон) 20 статьясы нигезендә  аны алмаштыра торган шартнамә;

баш мөхәррирне вазыйфага билгеләп кую турында документ (күчермәсе);

д) физик затлар (авторлар, авторлар коллективлары) өчен:

шәхесне таныклаучы документ (күчермәсе);

Персональ белешмәләрне эшкәртүгә, тапшыруга ризалык бирү;

персональ белешмәләр субъекты рөхсәт иткән персональ белешмәләрне таратуга ризалык;

е) уртак эшләр тапшыра торган массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗат коллективлары өчен – конкурс эшенә призлы урын бирелгән очракта, акчаны процентлап бүлешү турында килешү.

 Әлеге пунктның "б" – "е" пунктчаларында күрсәтелгән документлар кәгазь рәвешендә яки PDF форматында электрон рәвештә тапшырыла.

Катнашырга теләк белдерүче конкурсның бер номинациясенә бер генә гариза бирә. Берничә номинация буенча заявка бирелгән  очракта, һәр номинация өчен  гариза аерым тапшырыла.

Гаризалар “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан 2022 елның 16 маеннан 2022 елның 1 сентябренә кадәр (шул көнне кертеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Республика “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, 608 бүлмә, ММЧ бүлеге, “Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсына” тамгасы белән. Телефоннар: (843) 570-31-12 һәм күрсәтелгән почта аша: konkurs.sr@mail.ru

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: «Наркотикларга каршы реклама видеофильмына иң яхшы сценарий», «Наркотикларга каршы социаль челтәрләргә урнаштыру өчен реклама видеоролигына иң яхшы сценарий», «Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш керткән өчен» махсус номинация. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән түбәндәге тәртиптә бүләкләнәләр:

«Наркотикларга каршы реклама видеофильмына иң яхшы сценарий»

1 урын  – 55,0 мең сум.

2 нче урын – 40,0 мең сум.

3 урын –  30,0 мең сум.

 

«Наркотикларга каршы социаль челтәрләргә урнаштыру өчен реклама видеоролигына иң яхшы сценарий»

1 урын – 45,0 мең сум.

2 нче урын – 35,0 мең сум.

3 урын – 25,0 мең сум.

 

«Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш керткән өчен»  махсус номинациясе

1 урын – 15,0 мең сум. (ике урын)

         Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары: материалларны эшләүдә сәнгатьле алымнар куллану (өстәмә материаллар, иллюстрацияләр, видео булу) (0-10 балл); эстетик яктан камиллек (гомуми кабул итү) (0-5 балл); мәгънәсе (0-5 балл); иҗади эшләнү дәрәҗәсе (0-10 балл).

Конкурс нигезләмәсенең 6 бүлегендә билгеләнгән бәяләү критерийлары нигезендә конкурс комиссиясе әгъзалары тәкъдим ителгән конкурс эшләрен бәяли. Һәр критерий буенча баллар суммасы буенча конкурста катнашучылар рейтингын формалаштырыла.

         Бер номинациягә бер генә гариза тапшырылса, бер гариза да тапшырылмаса, тапшырылган гаризаларның берсе дә конкурс шартларына туры килмәсә, катнашкан эшләрнең берсе дә билгеләп үтәргә лаек дип танылмаса, Конкурс бу номинациядә үткәрелмәгән дип таныла һәм акчалар билгеләнгән башка җиңүчеләр арасында тигез итеп бүленә. Бертигез баллар җыйган катнашучылар булган очракта, җиңүче Конкурс комиссиясе әгъзаларының тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Тавышлар саны тигез булса, комиссия рәисенең тавышы хәлиткеч булып санала.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү датасы Агентлыкның рәсми сайтында игълан ителә.

Конкурс нәтиҗәләре 2022 елның 31 декабренә кадәр Агентлыкның һәм Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырыла.

НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International