Алабугада «Новая Кама» һәм «Алабуга Нуры» газеталары призларына җиңел атлетика эстафетасы узды

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Алабугада Үзәк стадионда 52 нче тапкыр «Новая Кама» һәм «Алабуга Нуры» газеталары призларына традицион җиңел атлетика эстафетасы узды. Эстафетада шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр катнашты.

Йөгереш башланыр алдыннан катнашучыларны һәм тамашачыларны мәдәният көллиятенең иҗат коллективы концерт номерлары белән сөендерделәр. Традиция буенча күккә 52 һава шары чыгарылды.

Җиңел атлетика эстафетасы нәтиҗәләре буенча җиңүне яулады:

- 32 нче «Бакча» балалар бакчасы;

- 10 нчы мәктэәп;

- КФУның Алабуга институты хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командасы;

- «ЕМР мәгариф идарәсе» МКУ җыелма командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International