Әсгать Сәфәров: Укучы һәм тамашачы игътибарын беренче өч секундта җәлеп итү кирәк

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров укучы һәм тамашачы игътибарын беренче өч секундта җәлеп итү кирәклеген әйтте.

Бу хакта ул «Татмедиа» агентлыгының коллегия утырышында сөйләде. Аның сүзләренчә, аудиториянең социаль әһәмияткә ия мәгълүматка игътибарын җәлеп итү мөһим, ә ул мәгълүмат күңел ачу һәм реклама контенты агымында югалып калырга мөмкин.

«Чынбарлык шундый: бөтен булган буш вакытын кулланучы гаджетлар белән уздыра. Аудиториянең игътибары кыскарды. Социаль мөһим мәгълүмат белән күңел ачу һәм реклама контенты аудитория игътибары өчен көрәшә. Сезнең алда укучы һәм тамашачы игътибарын беренче өч секундта җәлеп итү бурычы тора, юкса ул башка әйбергә күчәчәк», — дип кисәтте Әсгать Сәфәров.

Ул журналист шәхесен үстерү, социаль челтәрләрдә шәхси брендын булдыру әһәмиятен билгеләп узды. «Аудиториягә контент кына аз, аның артында кем торуын аңларга кирәк. Көн кадагындагы мәсьәләләр турында нәрсә уйлый, нәрсә белән мавыга, иртәнге ашка нәрсә ашый… Журналистның шәхси бренды аудитория алдында абруе барлыкка килүенә йогынты ясый», — дип белдерде Президент Аппараты җитәкчесе.

Ул авторлар, шәхесләрне үстерүгә игътибар бирү, аларның өстәмә күнекмәләр алуына теләктәшлек итәргә кирәклеген әйтте. «Мондый мөнәсәбәтләр булганда ике якта та ота», — дип саный Сәфәров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International