«Күңел» радиосы дөньякүләм рекорд куярга әзерләнә

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

«Күңел» (92,6 FM) радиосы алып баручылары 60 сәгатьлек радиомарафон уздырып Дөнья рекорды куймакчы була. Бу хакта коллектив Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән очрашу вакытында хәбәр итте, дип яза «Шәһри Чаллы»газетасы.

Исегезгә төшерәбез, «Күңел»нең быел 25 еллык юбилее кысаларында коллектив радио-марафон уздырды. Алып баручылар Алинә Вәлиева, Ришат Хаҗиев, Алмаз Хәйретдинов 30 сәгать дәвамында туктаусыз туры эфирда эшләделәр. Монда алар танылган җырчылар белән кызыклы әңгәмәләр, җанлы концертлар үткәрделәр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International