Казанда «Илкүләм проектлар: Татарстан» фотобәйгесенең 100 иң яхшы эше тәкъдим ителде

2021 елның 24 декабре, җомга

ТР Муниципаль берәмлекләр советының XVI съездын үткәрү кысаларында кичә «Илкүләм проектлар: Татарстан — 2021» республика фотобәйгесенең күргәзмәсе оештырылды. Быел бәйгегә барлыгы 2 меңнән артык эш килде, Казандагы күргәзмәдә исә республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 100 иң яхшы эш тәкъдим ителде.

«Әлеге проект инде өченче ел „Бердәм Россия“ партиясе инициативасы буенча Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән берлектә гамәлгә ашырыла. Проект илкүләм проектлар нәтиҗәсендә Татарстан шәһәр-районнарында һәм тулаем алганда Россиядә барган киң колачлы үзгәрешләрне чагылдыра», — диде журналистларга «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Ул хәбәр иткәнчә, конкурска эшләр 11 илкүләм проект һәм биш номинация буенча 45 муниципаль берәмлек һәм республиканың 10 министрлыгыннан килгән. «Эшләрдә илкүләм проектларның ничек гамәлгә ашырылуы һәм аларның Татарстанда яшәүче һәркемнең тормышын ни рәвешле үзгәртүе күренә», — дип искәртте Сәлимгәрәев.

Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев билгеләп үткәнчә, конкурска гыйнвар аенда нәтиҗә ясалачак һәм февраль ахыры — март башында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. «Эшләр бик кызыклы. Алар гражданнарның тормышын үзгәртә торган процессларны чагылдыра. Күп эшләр министрлыклардан килде», — диде ул.

Шәмсиев быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 34 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелүен искәртте. Республика барлыгы 12 илкүләм проектта катнаша.

«Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, кешеләрне илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп итү өчен халык белән кире элемтә бик тә мөһим. Әлеге фотоконкурс тормыш сыйфатын яхшырта торган илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга карата Татарстан халкының битараф булмавын күрсәтә», — дип белдерде ул.

«Илкүләм проектлар: Татарстан» республика фотобәйгесе 2019 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты — республика җәмәгатьчелегенең игътибарын илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә җәлеп итү, халыкка аларның үтәлеше һәм әһәмияте хакында мәгълүмат бирү.

Быел республиканың һәр муниципаль берәмлегендә социаль әһәмияткә ия учреждениеләрдә урнашкан мультимедияле һәм күчмә фотокүргәзмәләр оештырылды.

Бәйгедә катнашкан иң актив муниципаль берәмлекләр — Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре, Алексеевск, Югары Ослан, Биектау, Тукай, Азнакай, Теләче һәм Алабуга районнары.

Конкурс үткәрелә башлаганнан бирле республиканың барлык районнарыннан 7 меңнән артык фотоматериал килгән. Анда 1,5 меңгә якын кеше катнашкан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International