«Татмедиа»да басма продукцияне нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге утырышы узды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Бүген «Татмедиа»да Татарстан Республикасының басма продукцияне нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге утырышы узды. Чарада берлекнең президенты, «Вечерняя Казань» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова, басма матбугат чаралары мөхәррирләре һәм башкалар катнашты. Очрашуда узып бара торган елда берлек тарафыннан башкарылган эшләр һәм киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, быел, узган ел белән чагыштырганда, басма продукция сату 36 процентка арткан.

«Контрагентларга һәм безнең басмаларны сатуга ярдәм итү максатыннан, 58 киоскта безнең продукцияне күренә торган урыннарда урнаштыру турында килешүләр төзелде. 78 сәүдә ноктасында безнең басмалар аерым брендлы киштәләрдә тәкъдим ителгән. Моның нәтиҗәсендә сатулар 2020 ел белән чагыштырганда, 36 процентка артты», — диде ул. 

«Яз көне шәхсән үзем барлык 100 киоскта да булдым. Сатучылар белән аралаштым, аларны нинди сораулар борчуын, кайсы басмаларга ихтыяҗ булуын сораштырдым. Бүген дә мондый киоскларның кирәк булуына инандым. Бүгенге көндә татар телендәге якынча кырык төрле газеталар сатыла. Бу да бик яхшы. Чөнки татар телендәге басмалар безнең өчен бик мөһим», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International