«Россия Почтасы»  «Татмедиа» журналларына һәм газеталарына ташламалы язылу декадасын игълан итте

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

2022 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына ташламалы язылу декадасы «Россия Почтасы» бүлекчәләрендә  агымдагы елның 6 декабрендә башланды. «Татмедиа»  газета-журналларына бу чорда 13 процент ташлама белән язылырга мөмкин.

Ташламаларны «Россия Почтасы» үзе тәкъдим итте.
«Сөембикә», «Идел», «Сәхнә», «Казан», «Татарстан» журналларына һәм «Казанские ведомости» газетасына, шулай ук район вакытлы матбугат басмаларына, «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» һәм  «Көмеш кыңгырау» балалар басмаларына язылу өчен махсус бәяләр тәкъдим ителә.

Газета-журналларга барлык почта бүлекчәләрендә дә язылырга була. Моннан тыш, бу мөмкинлектән «Татмедиа» АҖ сайты аша да файдаланырга мөмкин. Ташламалы язылу декадасы 2021 елның 16 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International