Леонард Дәүләтшин: «Бер-бер хәл» сериалын караучы татар теленең мөһимлеген аңлаячак

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

«Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе директоры Леонард Дәүләтшин «Бер-бер хәл» сериалының тамашачысы татар теленең әһәмиятен аңлаячагын белдерде.

25 октябрьдән «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында Казанда төшерелгән «Бер-бер хәл» сериалы күрсәтелә башлады. Беренче серияләрдә геройлар рус һәм татар телләрендә аралаша. Татар киносында рус теле кулланышын хупламаган тамашачылар да булган. Сериалны төшергән «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе директоры «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә моңа аңлатма бирде.

«Сериалның төп идеясе — яшь, бигрәк тә катнаш гаиләләрдә туган тел проблемасы бик үткен торуын күрсәтү иде. Беренче серияләрдә рус телендә генә сөйләшкән төп героиня сериалының азагында татарча сөйләшә башлаячак. Тамашачы татар теленең мөһимлеген аңлаячак», — диде Леонард Дәүләтшин.

Мелодраманың сюжеты ире — татар, хатыны — рус милләтеннән булган зур гаилә язмышына нигезләнгән. Алар көндәлек мәсьәләләрне бергәләп чишә. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга. Аның төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү.

«Бер-бер хәл» мелодрамасы 26 минутлык 40 сериядән тора. Аны эш көннәрендә «ТНВ-Татарстан» каналында 09:00, 14:45 һәм 22:00дан соң, ә «ТНВ-Планета» каналында 08:00 һәм 21:25 сәгатьләрдә карап булачак.

Төп рольләрдә Татарстанның халык артистлары Радик Бариев, Фирая Әкбәрова, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин уйный. Шулай ук сериалда яшьләр дә — Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина, Фәрхәд Мөхәмәтҗанов һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International