Айдар Сәлимгәрәев Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнашты

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнашты. Ул аны Казандагы стационар участокларның берсендә узды.

Сәлимгәрәев процедура белән танышты һәм үз гаиләсе турындагы мәгълүматларны теркәде.

«Җанисәп кешеләрнең ничек яшәве турында мәгълүмат бирә. Шунлыктан аны үткәрү дәүләтнең мөһим бурычы дип саныйм. Мин бу процедураны нәкъ менә стационар участокта үтәргә карар кылдым. Биредә коронавируска каршы чараларның үтәлешен үз күзләрем белән күрдем, җанисәпне тыныч кына һәм зур канәгатьлек белән уздым», - дип искәртте ул һәм республикада яшәүчеләрне халык санын алуда катнашырга чакырды.

Чөнки ул тулаем алганда илдә тормыш һәм җәмгыять үсешенең алдагы юлларын аңларга һәм билгеләргә ярдәм итәчәк.

Шунысын да искәртик: Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Дәүләт хезмәтләре сайты аша катнашырга да, стационар пунктка да килергә мөмкин. Моннан тыш, сан алучылар үзләре дә өйдән өйгә йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International