«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында "Мин матурлык эзлим " автомарафонына багышланган матбугат конференциясе уздырыла

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе
 28 октябрьдә, 12: 00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар телендә матбугат конференциясе узачак. Ул "Китап"радиосы тәкъдиме белән  Казан-Уфа-Казан маршруты буенча уздырылган "Мин матурлык эзлим " автомарафонына багышлана.

Чарада “Китап” радиосының баш мөхәррире «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчесенең радио белән эшләү буенча урынбасары Алмаз Миргаязов, "Китап» радиосының башкаручы продюсеры Лилия Кадыйрова, «MINGAZOV» квер-төркеме җитәкче Ильяс Минһаҗев, «Татар-информ»  журналисты Гадел Әхмәтҗанов катнашачак.


«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтының татарча битендә матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм барлык теләүчеләр үзләренең сорауларын WhatsApp мессенджерында +7 (927) 037-91-10 номерына һәм pr@tatar-inform.ru электрон адресына алдан җибәрә алалар. Шулай ук теләүчеләр сорауларын онлайн-видеога шәрехләүләрдә бирә ала. ММЧ күрсәтү сорала.

ММЧ аккредитацияләү түбәндәге электрон почта аша уза: pr@tatar-inform.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International