«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Мультимәдәни дөньяда ислам» XI халыкара форумына багышланган матбугат конференциясе үткәрелә, ул татар телендә булачак.

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

13 октябрьдә, 15.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Мультимәдәни дөньяда ислам» XI халыкара форумына багышланган матбугат конференциясе үткәрелә, ул татар телендә булачак.


Чарада Россия Фәннәр Академиясе Көнчыгыш телләрен өйрәнү институтының Гарәб һәм ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Василий Кузнецов,  Россия Фәннәр Академиясе Көнчыгыш телләрен өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Наумкин, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Рафаэль Вәлиев катнаша.


«Мультимәдәни дөньяда ислам» XI халыкара форумы Казан федераль университетында 14 – 22 октябрьдә офлайн һәм онлайн форматларда, танылган галимнәр, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре, Россиянең һәм Татарстанның мөселманнар өммәте вәкилләре, Россия ислам уку йортлары вәкилләре катнашында  узачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм барлык теләүчеләр үзләренең сорауларын WhatsApp мессенджерында +7 (927) 037-91-10 номерына һәм pr@tatar-inform.ru электрон адресына алдан җибәрә алалар. Шулай ук теләүчеләр сорауларын онлайн-видеога шәрехләүләрдә бирә ала. ММЧ күрсәтү сорала.

ММЧ аккредитацияләү түбәндәге электрон почта аша уза: pr@tatar-inform.ru

ИГЪТИБАР!  КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ ТАРАЛУ КУРКЫНЫЧЫ БУЛМАСЫН ӨЧЕН БРИФИНГ ЗАЛЫНДА ДИСТАНЦИЯ САКЛАУ ҺӘМ МАСКА РЕЖИМЫН ҮТӘҮ СОРАЛА!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International