11 октябрьдә 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар телендә «ТатмедиаJunior» проекты эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе булачак.
Чарада «Татмедиа» акционер җәмгыяте генераль директоры Шамил
Садыйков, «Салават Күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Зиннурова, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин һәм «Идел» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова катнаша.
Проектның төп максаты – татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру. Барлыгы 33 видеопроект эшләнде, 532 тапшыру чыгарылды. Алар Youtube, Instagram, TikTok интернет-ресурсларында дөнья күрде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм барлык теләүчеләр үзләренең сорауларын WhatsApp мессенджерында +7 (927) 037-91-10 номерына һәм pr@tatar-inform.ru электрон адресына алдан җибәрә алалар. Шулай ук теләүчеләр сорауларын онлайн-видеога шәрехләүләрдә бирә ала. ММЧ күрсәтү сорала.
ММЧ аккредитацияләү түбәндәге электрон почта аша уза: pr@tatar-inform.ru
ИГЪТИБАР! КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ ТАРАЛУ КУРКЫНЫЧЫ БУЛМАСЫН ӨЧЕН БРИФИНГ ЗАЛЫНДА ДИСТАНЦИЯ САКЛАУ ҺӘМ МАСКА РЕЖИМЫН ҮТӘҮ СОРАЛА!