Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» II Республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» II Республика конкурсына гаризалар кабул итүен дәвам итә. Конкурс массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләрен объектив һәм һәрьяклап яктыртуга җәлеп итү максатында уздырыла.

Конкурс дүрт номинация буенча үткәрелә:

«Иң яхшы аңлату материалы» номинациясе;

«Иң яхшы аналитик материал» номинациясе;

«Темага тугрылык өчен» номинациясе (җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, транспорт, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу турында тематик материаллар сериясе өчен);

«Иң яхшы агарту ММЧ проекты» номинациясе.

Конкурска 2021 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 31 декабренә кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан (бастырылган) материаллар кабул ителә.

Конкурста җиңүчеләр истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнә.

Гаризалар һәм конкурс эшләре рус һәм татар телләрендә 2021 елның 31 декабренә кадәр электрон адреска җибәрелә: kt@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International